Логотип Идель
Белми калма

КАБАН КҮЛЕ БУЕНДА УРАЛ ТАТАРЛАРЫ БИЮЕН ӨЙРӘН!

22 июнь көнне 18:00дә Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган проектның икенче дәресе.

Урал татарларының фольклор бию үрнәкләрен «Күпер-күпер» дип аталган композиция аша «Мирас» балалар бию ансамбле тәкъдим итәчәк. «Җыен-уен» дип аталган программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылачак, катнашучылар Урал татарларының фольклор көйләре һәм милли киемнәр белән таныша алачак. Элеккеге заманнарда кояш баеп, таңга хәтле дәвам иткән Урал татарларының биюләрен профессиональ хореографлар остаханә барышында өйрәтергә ниятли. Бию дәресе кичәсенең алып баручысы: Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, «Мирас» балалар бию ансамбле җитәкчесе, культурология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Дәүләт Үмәров. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: баянда, тальян гармунда – Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында Айдар Абдрахимов уйнаячак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюе традицияләрен саклауны, тарихын искә төшерүне максат итеп куя.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясы ярдәме белән Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Тагын бер мөһим үзенчәлек: бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев