Логотип Идель
Белми калма

ИЗОЛЯЦИЯНЕ БОЗМЫЙЧА ГЫНА 95 ЯШЬЛЕК ӘБИНЕ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН НИЧЕК КОТЛАГАННАР?

Ничек кенә әйләнеп узарга тырышсак та, һаман шул бер тема тирәсендә кайнашабыз. Хәзер тәкъдим итәсе яңалык тагын шул короновирус турында булса да, күңелләрне эретә торган. Укып карагыз әле.

Тагын шул коронавирус...

Нью-Йорк штатында яшүче 95 яшьлек Кэтлин Бирн исемле әбине гаиләсе үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган. Дөресрәге, шулай итеп котларга мәҗбүр булганнар. Яраткан әбиләрен туган көне белән башкача котларга чара булмаган, чөнки олы яшьтәге кешеләр COVID-19ны аеруча авыр кичерә, күп очракта үлеп тә китә. Шуңа күрә алар кешеләр белән аралашмаска, урманарга чыкмаска тырыша.

Бу хәлдән чыгу юлын ничек тапканнар?

Бирн гаиләсе әгъзалары әлеге көнгә инде берничә ай дәвамында әзерләнгән. Кайберәүләр туган көнгә хәтта чит илләрдән дә килергә җыенган. Әмма вирусның артык азып китүе сәбәпле, алар бәйрәмне үткәреп булмаячагын аңлаганнар.

Әбинең Сара исемле оныгы әйтүенчә, аның хәле яхшы, әмма алар аның сәламәтлеген куркыныч астына куймаска булганнар. Бу хәлдән чыгу юлын алар таба алганнар: әбиләренең йорты каршына килеп басып җыр җырлаганнар. Ә Кэтлин Бирн өй алдына чыгып, ерактан гына булса да аларны тыңлаган. Гаилә хорында барлыгы 20 кеше һәм 2 эт катнашкан. Билгеләнгән вакытка алар әбинең өе каршына җыелганнар һәм аны котлаганнар.

Әмма Бирннар моның белән генә туктарга уйламый: җәен алар зурлап тагын бер кат бәйрәм итәргә җыена. Һәрхәлдә 95 яшьлек әбинең 7 улы, 22 оныгы һәм 29 оныкчыгы бу вакытка кадәр коровирусны җиңеп булыр, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев