Логотип Идель
Белми калма

ИРТӘЛӘРЕН НИЧЕК КӨЗГЕДӘГЕ ШӘҮЛӘҢНӘН КУРЫКМАСКА: МАТУРЛЫК ЛАЙФХАКЛАРЫ

Сез дә кайвакыт иртәләрен үзегезне таный алмыйсызмы ул? Бу проблема яшькә бәйле түгел, ул 18дә дә, 30да да борчырга мөмкин. Һәр иртә кинодагы кебек уянырга теләсәң, берничә файдалы лайфхакны тот!

Шулай итеп, үзеңне иртән яңарган йөз белән күрер өчен, син менә ниләр эшләргә ТИЕШ: 

Бит тиресен кайгыртырга

Хәтта бик соң кайтсаң да, макияжны бетермичә йокларга ятма. Кичтән үк битне яхшылап чистартып, дымландыргыч кремнар сөртергә кирәк. Әгәр инде андлый махсус крем булмаса, кокос мае да ярый.

Туклануны контрольдә тотарга

Кызганычка каршы, безнең ничек туклануыбыз йөзебезгә язылып куелган. Дөрес туклану организм өчен бик мөһим шул. Тик һәрвакыт файдалы азыкны гына кулланып булмый. Кичен 1,5-2 сәгать ятар алдыннан ашамау иртәнге шешенүдән коткара. Кичтән тозлы, баллы әйберләр, шулай ук судан баш тартырга киңәш ителә.

Дөрес йокларга

Бу ничек кенә көлке тоелмасын, тик күп кеше йоклый белми. Йөз белән мендәргә капланып йоклагач, ул бит иртәнгә ничек «таушалган» булмасын ди? Кырын ятып йоклауны гадәткә кертергә тырышырга кирәк.

Йокы режимын көйләргә

Әз, шулай ук артыгын йоклап ташлау да файдага түгел. 8 сәгать йокы һәр кешегә әләгергә тиешлеген онытмагыз. Үзегезне бер үк вакытта ятарга өйрәтегез. Тән ял итеп өлгерергә тиеш.

Гаджетлардан баш тартырга

Мәңгегә түгел, әлбәттә(!) йокларга җыеныр алдыннан гына диюем. Компьютер, смартфон, планшет, ноутбукта кино карау – болар барысы да иртәнгә үз «эффектын» бирәчәк. Күзләр кызарып, йөзнең шешенгәнен күрү иртәнгә бер дә сөендермәс үзеңне.

Ә инде менә бу ашыгыч ярдәм күрсәтүче ысулларны куллансагыз, тиз арада йөзегезне тәртипкә китерәчәксез:

1. Берничә шакмак кына булса да суыткычта боз тотыгыз. Ул йөзне суытачак, һәм шешенүдән эз дә калмаячак. Дару үләннәрен, ромашка чәчәген дә шакмаклап туңдырып куярга була.  

2. Пешеп чыккан яшел чәй пакетикларын әзрәк суытып, күзләргә 10-15 минутка куеп торырга мөмкин.

3. Иртән зарядка ясарга киңәш ителә. Ул тәнне язып җибәрә, йөзгә төс кертә.

4. Күз төпләренә патч куярга кирәк. Шулай ук киселгән кыяр белән битне ышкысаң, бит ачылып китә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев