Логотип Идель
Белми калма

ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ҺӘМ ГАИЛӘ ТЕАТРЛАРЫНА БАГЫШЛАНГАН I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ

2 ноябрьдә К.Тинчурин театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Нәкъ менә шунда иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын ачыкладылар.

Мәктәп белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештырып чыкты. Әлеге театраль бәйге Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган иде.

Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 100гә якын гариза килгән. Сайлап алу турларында 54 коллектив – 23 район һәм Яр Чаллы белән Казан шәһәрләре катнашты. Мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны Тинчурин театры артистлары бәяләде.

Гала-концертта исә берничә коллектив үз чыгышын сәхнәдә тамашачыга тәкъдим итте. Алар арасында бик кечкенә балалар, яшүсмерләр, мәктәп укучылары бар иде. Залдан сәхнәдәге балаларның шулкадәр сәләтле, уңган, тырыш булуларын күреп, сокланып утырдым. Шулкадәр яшь, кечкенә килеш, озын-озын текстларны ятлап, җырлап-биеп кара әле син?! Афәриннән башка сүз юк. Фестиваль концерты шулай спектакльләрдән өзекләр һәм берничә номинациядә җиңгән катнашучыларны бүләкләү белән үрелеп барды. Концерт дәвамында катнашучылар һәм тамашачылар арасында 3 смартфон да уйнатылды. Менә анысын шәп уйлаганнар! 

Фестиваль гала-концерты ахырында 3 урын билгеләнде.  Аларга үз куллары белән бүләкләрне Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Зөфәр Харисов һәм театр директоры Фәнис  Мөсәгыйтов тапшырды. Беренче урынны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 номерлы татар гимназиясе яулады. Укучылар сәхнәдә Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасы буенча искиткеч башкарылышта өзек күрсәтте. Эчтән генә «эх, шушы сәхнәгә менеп, шулар кебек уйнарга иде!» дип утырдым. Куелыш өчен бик кызганыч һәм җанга авыр эпизодны сайлаганнар. Бу берәүне дә, хәтта инде күп еллар театрда эшләгән тәҗрибәле артистларны да битараф калдыра алмады. Алар дәррәү алкышладылар.

Фестиваль талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, патриотлык һәм гражданлык хисләрен уяту максатыннан оештырылган иде. Аны икенче елга да дәвам итәргә планлаштыралар.

 

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев