ХОГВАРТС МӘКТӘБЕ ДИРЕКТОРЫ ВАФАТ

Гарри Поттер белән "җенләнүче"ләр өчен зур кайгы! Бөекбританиядә актер Сэм Бизли вафат булган. Ул «Гарри Поттер һәм Феникс ордены» фильмында төшкән. Актер 101 яшендә йоклап яткан вакытта үлгән.

Гарри Поттер турындагы фильмда ул Хогвартс мәктәбе директорларының берсе – Эдвард Эверардны уйнаган. Кинокартинада аның портретлары уку йортында да, магия министрлыгында да эленеп торган.

Актер бу фильм белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Карьерасын театрда башлаган. Антиквариат белән бәйле үз кибете дә булган. Соңгы елларда рәсем белән мавыккан. Актер белән 21 июньдә саубуллашачаклар. Аны Фулхэм дип аталган Лондон зиратында күмәргә җыеналар.


Сэм Бизли фильмографиясе:

«Мадам Сузацка»

«Агент Джонни Инглиш»

«Бриджит Джонс: грани разумного»

Сериаллар:

«Гордость и предубеждение»

«Убийства в Мидсомере»

«Маленькая Британия»

«Несчастный случай» (соңгы роле – Уолтер Бейзли «Нет конца вине» эпизодында)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1375
    0
    8
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    1034
    0
    3
  • 16 ноябрь 2020 - 10:31
    КҮЗ КАРАШЫ Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
    665
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019