Хезмәт отрядлары турында – мәктәптән үк!

10-12 май көннәрендә Татарстанның Мәктәп хезмәт отрядларының беренче белем бирү фестивале узды. Республиканың 21 муниципаль районыннан 14-18 яшьлек 102 яшүсмер Казанга җыелды. Алар Россия студент отрядлары эшчәнлеге белән танышты.

6 командага бүленгән катнашучылар, махсус курс узып, бер-берсе белән якыннан танышты, студент отрядлары идеологиясе, хәрәкәте, отрядлар тарихы турында лекция тыңлады. Шулай ук Казан ярминкәсендә туры элемтә дәвамында алар Студент хезмәт отрядлары республика үзәге җитәкчесе, Казанның Мәшгүльлек үзәге директоры урынбасары белән аралаша алды.

Укучылар “Россия – минем тарих” мультимедиа тарихи паркында булды. Шулай ук студент отрядларының боецы имиджы, отрядлар эчендәге эш белән танышты, эшлекле уеннарда катнашты.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
3915
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
8934
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
11387
0
0