Логотип Идель
Белми калма

Гражданнарга «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

31 май көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле республика Министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин урамы, 57нче йорт) гражданнарга “Бала соравы” хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрергә планлаштырыла. Чара сәгать 9.00 дән 13.00 гә кадәр узачак.


Проект Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле тарафыннан 2016 елдан бирле даими рәвештә уздырылып килә. «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көне елга ике тапкыр: 1 июньдә узачак Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәм октябрь-ноябрь айларында билгеләп үтелүче Бөтендөнья бала көне уңаеннан.


Әлеге чараның максаты – гражданнарга балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре һәм мәнфәгатьләре буенча хокукый һәм юридик яктан ярдәм итү. Чарада республиканың бала хокукларын тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итүче 20гә якын министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре канаша. 31 май көнне гражданнарны кабул итүдә юстиция, сәламәтлек, яшьләр эшләре, эчке эшләр, хезмәт белән мәшгульлек һәм башка министрлыклар һәм башка ведомство һәм оешмалар вәкилләре катнашачак.


Әлеге көн кысаларында түбәндәге сорауларга киңәш, җавап алырга мөмкин: баланың тормышка булган хокукларын саклау, тупас мөгамәләдән яклау, сәламәтлеге, аның гаиләдә яшәргә хокукы булу, опека һәм попечительлек, мәгариф, социаль яклау, торак һәм мөлкәткә булган хокукларны, законлы мәнфәгатьләрне саклау мәсьәләләре һ.б. Алдан язылырга кирәкми.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү кысыларында түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алып булачак:

  • Балаларның яшәүгә, җәбер-золымнан, көч куллану һәм куркынычсызлык буенча хокукларын үтәү.

  • Баланың сәламәтлеген саклау һәм сәламәт үсеше буенча хокукларын үтәү.

  • Баланың яшәү һәм гаиләдә тәрбияләнү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге буенча хокукларын үтәү.

  • Баланың мәгариф өлкәсендәге законлы мәнфәгатьләре буенча хокукын үтәү һ.б.



2018 елда Казанда уздырылган «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көнендә әлеге белгечләргә 42 гражданин мөрәҗәгать иткән, барлыгы 71 сорау каралган. Түбән Кама һәм Чаллы буенча да сораулар күп булу сәбәпле, былтыр Чаллы шәһәрендә дә өстәмә «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылган. Анда 51 гражданин 72 сорау белән мөрәҗәгать иткән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев