Логотип Идель
Белми калма

“Голос. Дети”ның финалын яңадан уздырачаклар

Хәтерләсәгез, “Голос.Дети” шоуының соңгы сезоны россиялеләр арасында чын мәгънәсендә шау-шу куптарган иде. Анда җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова җиңеп чыкты. Тик россиялеләр бу нәтиҗә белән килешмәде. Алар фикеренчә, Микелла өчен бирелгән тавышлар махсус рәвештә арттырылган.

“Беренче Канал” тикшерү игълан итте. Бүген исә Group-IB әлеге тикшерүнең беренче этабы төгәлләнүен җиткерде. Бактың исә, чыннан да, “Голос.Дети” шоуының алтынчы сезонында катнашучыларның берсе өчен автомат рәвештә бик күп тавышлар бирелгән икән.

“Беренче канал” әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча “Голос.Дети”ның 6 нчы сезоны нәтиҗәләрен “дөрес түгел” дип игълан итте. Финалистлар катнашында өр-яңа махсус чыгарылыш үткәреләчәк. Ул экраннарга 24 май көнне чыга. Тапшыру туры эфирда барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев