Логотип Идель
Белми калма

Гель-лак: ешрак ясаткан саен...

Гель-лакның өстенлекләре күп: ул тиз кибә, тырнакларны ныгыта, ай буена рәхәтләнеп тынакларыңның кыяфәте өчен борчылмыйча йөрергә мөмкин. Тик дерматологлар чаң суга: мондый маникюр тән тиресе өчен куркыныч!

Гель-лак тырнакта яхшы торсын өчен аны махсус лапма астында киптерәләр. Әлеге лампа ультрашәмәхә нурлар тарата. Бу нурланыш тән тиресензарарлый, картайта  һәм хәтта рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Һәр салонда лампаны куллану вакыты төрле, ягъни аның стандартлары юк. Нурланыш күләме дә хатын-кызның нинди салонга йөрүенә һәм ничек еш тырнак ясатуына бәйле. Ешрак ясаткан саен зарары да күбрәк.

Моннан тыш, билгеле бер антибиотиклар эчкән  һәм химия тераписе препаратларын кулланган кешеләр бу нурланышка тизрәк бирешүе ачыкланган.       Тәннәрендә пигментлар, нәселләрендә рак белән авыручылар булган кешеләргә бигрәк тә сак булырга кирәк.

Дерматологлар гель-лакны айга бер тапкырдан да ешрак  ясатмаска киңәш итә.

Белгечләр тырнактагы гель-лакны да үзлектән салдырмаска  киңәш итә, чөнки тырнакка зыян китерергә мөмкин.
Ә салонда эшләүчеләр нишли?

Галимнәр 1,5 ел дәвамында Колорадо штатындагы 6 маникюр салонынының һавасын, ягъни атмосферадагы  формальдегид, бензен, толуэн, этилбензен һәм ксилен күләмен тикшергән. Салоннарның һәркайсында әлеге зыянлы матдәләрнең күләме бик зур булуы ачыкланган. Монда эшләүчеләр башлары авыртуга, тән тиреләре кычытуына һәм күзләре әчетүенә зарланган.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, маникюр салонында 20 ел эшләү рак килеп чыгу ихтималын 100 тапкырга арттыра. Моны нефть эшкәртә торган заводта эшләү белән чагыштырып булыр иде.

Зилә САБИТОВА әзерләде



ТАГЫН УКЫРГА:


ТЫРНАК КИМЕРҮ ГАДӘТМЕ, АВЫРУМЫ?


МӨСЛИМӘЛӘРГӘ ТЫРНАК БУЯРГА ЯРЫЙМЫ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев