Логотип Идель
Белми калма

ГАЛИМҖАН ГИЛЬМАНОВ: VIII БӘЙСЕЗ ӘДӘБИ “ГЛАГОЛИЦА” ПРЕМИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮГӘ ЯХШЫ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ

22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Казанда Президент грантлары Фонды ярдәмендә VIII Бәйсез  Әдәби “Глаголица” премиясе уздырыла. Быел әдәби премиягә бирелгән эшләр саны һәм аларның географиясе киңлеге буенча узган ел рекордын ике тапкыр арттырды. Бу хакта кичә “Татар-информ” пресс-конференциясендә әйтелде.

"Быел якынча 1400 катнашучы, шулардан Австралия, Америка, Кытай, Испания, Франция, Германия, Австрия илләреннән 40 эш килде. Шулай ук бездә Молдова, Казахстан, Кыргызстан һәм Украинадан килгән балалар катнаша. Әмма барлык теләүчеләр дә пандемия аркасында килә алмады. Эшләр саны арта, әмма иң мөһиме сыйфат арта, - дип белдерде Бәйсез Әдәби "Глаголица"  премиясен һәм "Счастливые истории" хәйрия фондын булдыручы Ирина Хөснетдинова.

Шулай ук Татарстан Республикасының яшь язучылары да премиядә катнашмыйча калмады. “Татар телендәге проза” һәм “Рус телендәге проза” номинациясендә Кукмара, Нурлат, Балтач, Яңа Чишмә, Мөслим, Саба, Апас, Теләче, Балык Бистәсе, Биек Тау, Кайбыш, Арча, Алексеевск, Буа, Яшел Үзән, Тәтеш районы, Минзәлә, Алабуга, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән катнашучылар булды.

“Балалар бүгенге көндә актуаль булган коронавирус темасына түгел, ә үзләренең тормышы һәм киләчәге турында яза. Йомшак кына язган балалар берничә көннән үзләренең сәләтләрен менә дигән ача. Шулай ук бу бәйге рус телен генә түгел, ә әлбәттә татар телен һәм татар әдәбиятын үстерүгә яхшы йогынты ясый, чөнки бездә бигрәк тә мөлаем телле балалар катнаша...” – дип сөйли язучы Галимҗан Гильманов.

Җиңүчеләрнең исемнәре 26 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә “Әкият” курчак театрында бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

 

Рената Симерханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев