Гаилә белән бушка фестивальдә катнашыгыз!

7-8 июль көннәрендә Ставрополь краеның Железноводск шәһәрендә (Иноземцев бистәсе, Карас күле) «Мама, папа, я – туристская семья» фестивале узачак.

Әлеге проект 2017 елда Президент грантлары фонды конкурсында җиңү яулаган иде. Фестивальнең төп максаты – гаиләдәге җылы мөнәсәбләрне ныгыту, командада эшли белү күнекмәләрен арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү.

Проектның оештыручысы булып “ДАНКО” “Проектлар инициативасы үзәге” тора. Программада туризм, кыяга менү, уктан ату, кулинария һ.б. юнәлешләрдә конкурслар, төрле мастер-класслар көтелә. Фестивальдә катнашу - бушлай.

Гаиләң турында башкалар да белүен теләсәң, www.icaucasus.ru/фестиваль/ сайтына рәхим ит.

Вконтактеда төркемгә сылтама: https://vk.com/familyturfest

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
119
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
653
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1517
0
1