ФУТБОЛЧЫГА ОХШАРГА ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫ МӘКТӘПТӘН КУАРГА ҖЫЕНАЛАР?
Красноярск өлкәсенең Тикшерү Комитеты Сосновоборск мәктәбендә туган низагны тикшерергә алынган. Низагның нигезендә дүртенче сыйныф малаеның прическасы, ә төгәлрәге аның укытучыга ошамавы ята.
Дүртенче сыйныф укучысы Прохорга укытучысы андый чәч белән мәктәпкә килмәскә куша, ә риза булмаган очракта, өйдә укуга күчәргә тәкъдим итә. Мәктәп директоры да укытучы белән бер фикердә: Людмила Пестова сүзләренчә, балаларга киенү рәвешендә, үз-үзләрен тотышында ирек бирергә ярамый, чөнки "бүген ул чәчен үзгәртер, ә иртәгә берәр кешене сугып егар".
Әмма мәктәптә малай яклылар да юк түгел: Прохорның футбол буенча тренеры укытучыларның бу гамәлен "самодурство" дип атый, һәм бу рәвешле малайның псхикасын бозудан туктарга өнди.
Малайның әти-әниләре исә прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр һәм мәктәп коллективыннан аңлатмалы рәсми хат көтәләр.
Бу хәл турында, бәлки, бу кадәр күп кеше дә белмәс иде, әмма бу вакыйгадагы бер нюанс аның бөтен социаль челтәрләргә таралуына сәбәпче булды. Прохор чәчен танылган футболчы Златан Ибрагимовичка охшар өчен шулай кистергән. Малай үзе дә футбол белән шөгыльләнә, үзен яхшы яктан күрсәтә, ә Златан Ибрагимович – аның кумиры. Интернет кулланучыларына шул җитә калды: малайга дөньяның төрле почмакларыннан җылы сүзләр ирешә тора. Өстәвенә, инстаграм кулланучылары бу хәлнең Златанның үзенә барып җитүенә, һәм аның малайга ярдәм итүенә өметләнеп, #ProkhorNeedYourHelp хештегын әйләнешкә кертеп җибәрделәр. Әлегә танылган футболчыдан бернинди реакция дә юк-югын, әмма алда ни буласын әйтеп булмый...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48