Фәрит Мөхәммәтшин интернеттагы яшьләр өчен борчыла

Татарстанның Яшьләр парламенты социаль челтәрләр белән актив эшли башларга тиеш, дип саный Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Яшь парламент вәкилләре алдына бу эшчәнлекнең яңа форматын табу бурычы куелачак.

Бу турыда җитәкче республика Яшьләр иҗтимагый  палатасының йомгаклау утырышында белдерде. Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнары каршындагы яшьләр палатасы 1,1 меңгә якын яшь буын вәкилләрен берләштерә. Тик шул ук вакытта Яшьләр палатасы игътибарыннан читтә калучы яшьләр дә бихисап. Аларны күп очракта урамнар, социаль челтәрләр, төрле деструктив көчләр "эләктереп ала".

– Мин ныклы фикергә килдем: социаль челтәрләр белән эшләргә кирәк. Чөнки анда - хаос. Кем нәрсә тели, шуны яза. Моны туктату мөмкин түгел, шуңа күрә без яшьләрне әлеге мәгълүматка ничек әзерләргә икәнлеге турында уйланырга тиеш. Бу безне борчый. Шуңа күрә  яшьләр палатасы социаль челтәрләрдә үз урынын тапсын иде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    66
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    43
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    25
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    22
    0
    0
  • 16 август 2019 - 13:38
    ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә.
    17
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    12
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    13
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019