Дамир Фәттаховның яңа урынбасары – “Ялкын”ның дусты Тимур Сөләйманов

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җәмәгатьчелеккә үзенең урынбасарларын тәкъдим итте. Менә алар: Тимур Сөләйманов, Ринат Садыйков һәм Анна Захматова.

Министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов – “Сәләт” яшьләр үзәгенең башкарма директоры – “Ялкын”ның да якын дусты.

Тимур Сәләткә килгәнче 4 ел дәвамында “Студентлар лигасы”н да җитәкләгән иде. Ә ул вакытта Студентлар лигасы республикабызның иң көчле һәм масштаблы яшьләр хәрәкәте буларак билгеле. 2014-нче елдан бирле “Сәләт” яшьләр оешмасын җитәкләде. Хәзер инде Тимур Сөләйманов балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге, халыкара хезмәттәшлек һәм мәдәниятара коммуникацияләр белән шөгыльләнәчәк.

Дамир Фәттахов үзе әлеге карары турында фикерен белдерде:

- Бу кадрлар әлегәчә чиновниклар булмаса да, үзләрен тәҗрибәле лидер һәм җитәкчеләр итеп танытканнар иде. Һәрберсенең тиешле белеме, кирәкле компетенцияләре бар. Ә иң мөһиме – бүгенге яшьләр дөньясын аңлыйлар. Бүген министрлык алдында җитди бурычлар тора. Бергә Татарстан яшьләре өчен сизелерлек, системалы үзгәрешләр планлыйбыз.




“СӘЛӘТ”: “БАШКА ПЛАНЕТАЛАРДАН КАТНАШУЧЫЛАРНЫ КӨТӘБЕЗ!” /ФОТО/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1489
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    489
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    459
    0
    0

Блоглар