Логотип Идель
Белми калма

ЧӘК-ЧӘК, ДИСКОТЕКА, САБАНТУЙ: «BAZZAR» ТӨНГЕ КЛУБЫНДА ЯҢА ПЕРФОРМАНС

24 июнь көнне «BAZZAR» төнге клубында «My life… My rules» сериясе кысаларында Сабантуй перформансы узачак. Чара Казан шәһәре Сабантуе көненә туры килә. Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы. Чара кунакларына инде чәк-чәкле чакырулар таратылган.

Дүрт ел дәвамында «My life… My rules» – клубның иң көтеп алынган кичәләренең берсе. Аның хедлайнеры – танылган диджей Сөләйман, аның образы инде күпләргә таныш, ак костюм һәм түбәтәй кигән егетне татар дөньясы белән бәйле күп чараларда очратып була. Әлеге чарада бөтен кешегә таныш булган, шул исәптән татар телендә дә яшьлек җырлары һәм треклары уйнаячак.

Сабантуй вечеринкасы Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы белән «BAZZAR» клубы коллаборациясе форматында уза. Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы махсус бу чарага дип 100 чәк-чәк тапшырган. Тәм-томнарның гомуми авырлыгы 10 килограмм тәшкил итә, татлы ризыкның һәрберсе чакыру белән бергә чара кунакларына таратылган. Мондый коллаборация 1939 елда нигез салынган Казанның 3 нче икмәк пешерү заводының заман белән бергә атлавы һәм шәһәр яшьләре инициативаларын хуплавы турында сөйли. Искәртеп узыйк, ике оешманың хезмәттәшлеге «MOBi digital» маркетинг агентлыгы ярдәмендә ирешелде.

«Без, озак уйлап тормыйча, татар тәм-томнары бәйрәм белән турыдан-туры ассоциация булдыра дигән фикергә килдек, шуңа чәк-чәктә тукталырга булдык. «My life… My rules…» вечеринкаларында һәрвакыт милли кухняның татлы ризыклары була. Икмәк пешерү заводы белән коллаборация без уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Шундый зур оешманың яшьләр бренды белән коллаборация оештыруы, әлбәттә, шатландыра», – ди «BAZZAR» клубының арт-менеджеры Руслан Чәчәков.

Социаль челтәрләрдә чара афишасын урнаштырсаң – 23:00 дан соң керү бушлай булачак. Бәйрәмгә эләгү турында тулырак – биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев