Логотип Идель
Белми калма

БДИда ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШКӘН МӘКТӘПЛӘР, ХИМИЯ БУЕНЧА ОЛИМПИАДАДА АЛТЫН МЕДАЛЬ ҺӘМ ГАИЛӘ БЕЛӘН БЕЛЕМ АЛУ

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында сөйләде һәм БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәтүче мәктәпләрне атады.

Министр мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда 218 укучы БДИда төрле фәннәрдән 100 балл җыйган, 200 балл җыючылар саны исә 14кә әйләнгән.

Илсур Һадиуллин иң югары күрсәткечле мәктәпләрне дә билгеләп үтте, алар арасында Казанның 6 уку йорты бар: Казанның Вахитов районындагы 131 номерлы лицее, Яр Чаллының 78 номерлы лицее, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее, Казанның 19 номерлы гимназиясе, Әлмәтнең 2 номерлы лицее, Түбән Камадагы 35 нче лицей, КФУның IT-лицее, Бөгелмәдәге 2 нче лицей, Яр Чаллының 26 номерлы гимназиясе, Казанның 39 нчы мәктәбе һәм 83 номерлы лицее. Әйе, Казан лицейлары укучылары – алдынгылар рәтендә. Әле менә 131 номерлы лицейда укучы Никита Перов химия буенча 54 нче Халыкара олимпиадада катнашып, алтын медаль яулаган. Җыелма команда составында шулай ук Мәскәү, Саранск һәм Казан укучылары чыгыш ясаган булган.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, илдә кайбер фәннәр буенча БДИның уртача балл саны төшкән. «Тулаем алганда, Россиядә рус теле, физика, биология, информатика, география, рус әдәбияты буенча уртача балл кимеде. Профиль математика, химия, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча исә уртача балл арту күзәтелә. Республика нәтиҗәләре дә шул ук тенденцияләрне чагылдыра. Ситуация КИМның эчтәлеге яңару һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының тулысынча әзер булмавы белән бәйле»,  –  дип билгеләде үз чыгышында Һадиуллин.  

Брифингта өйдә укыту һәм гаилә белән белем алу турында да әңгәмә барды. Илдә гаилә белән белем алуны сайлаучылар саны арта икән. Шундыйларның бишесе БДИга килмәгән, чөнки куркып калган. Һадиуллин мәктәпләргә йөрүнең кирәклеген әйтеп, аларның иҗат өчен яхшы мәйданчык булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев