Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ УҢАЕННАН «САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫ ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ ҮТКӘРӘ!

2 апрель  – балалар китабы көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә. 

Үткәрелү көне: 2022 елның 2 нче апрелендә.

Вакыты:  11.00 сәгатьтә.

Урыны: Казан шәһ., Пушкин ур., 86 йорт, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

Программада:

– «Салават күпере» журналы нәшер иткән «Тиктормас Пин», «Дус кирәк», «Җиләкле әкият», «Нәни болыт» әкиятләрен уку. Әкиятләрне артист Илнур Закиров укый.

– Скрипкачы Динә Закирова башкаруында милли көйләрне тыңлау.

– «Сәйдәш» остаханәсендә балалар өчен мастер-класс.

– Лотереяда бүләкләр уйнату.

Бәйрәмнең махсус кунаклары: иҗади гаилә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров, музыкант, скрипкачы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры артисты Динә Закирова һәм аларның кызлары Зәлия Закирова.

«Җиләкле әкият», «Тиктормас Пин», «Нәни болыт», «Дус кирәк» китаплары – нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә өр-яңа әкиятләр сериясе. Һәр китап аерым темага багышланган. Мисалга, «Җиләкле әкият» балаларны әкият аша төрле җиләк-җимешләр белән таныштыра, «Тиктормас Пин» – Антарктидада яшәүче хайваннар турында, «Нәни болыт» – табигать күренешләрен тасвирлый, «Дус кирәк» бөҗәкләр дөньясына багышланган. Уенчык формасындагы китаплар баланың әйләнә-тирә турындагы белемнәрен арттыра, телен яңа сүзләр белән баета.

Гөлнара Хәйдәрова, «Тиктормас Пин» һәм «Нәни болыт» әкиятләре авторы:

«Тиктормас Пин» әкиятендә минем нәни укучыларымның кайберләре үзләрен таныр дип уйлыйм. Чөнки пингвин малае аларның үзләре кебек кызыксынучан, хыялый һәм самими. Пинга ияреп, алар карлы-бозлы Антарктида буйлап сәяхәткә китәр. Шаян Түлән, горур Альбатрос белән танышыр, явыз Касаткадан качар, зәңгәр Китка утырып, океанда йөзәр. Бу әкиятне укып яисә тыңлап, бала тирә-як дөньяны күзаллавын киңәйтер, акны – карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнер.

«Нәни Болыт» әкиятен мин бик яратып яздым. Җирдәге балалар белән дуслашырга теләүче нәни Болыт тарихы беркемне дә битараф калдырмас дип өметләнәм. Безнең зур һәм матур планетабызда һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Һәр кеше, һәр җисем, һәр табигать күренеше бик кирәкле һәм үзенчәлекле! Бу әкият нәкъ менә шул хакта»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев