Логотип Идель
Белми калма

Балалар – безнең киләчәк: Президент гаиләсендә кемнәр кунакта булды?

2014 елдан бирле Республика көне алдыннан Татарстанның иң үрнәк гаиләләре Президент белән очрашуга җыела. Казан Кремле бүген 50 гаиләне кабул итеп алды – биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү чарасы узды.

– Гаилә – Россия һәм Татарстанның нигезе, балалар – киләчәге. Гаилә кыйммәтләре – мәдәният, тел һәм традицияләрне дә саклый. Менә шушындый гаиләләр үрнәгендә без бөтен республикага ничек дус яшәргә, балалар, республика һәм илне ни рәвешле яратырга кирәклеген күрсәтәсебез килә. Һәм биредә сез үрнәк булып торасыз, – диде Президент.


Әлеге чарага матур парлар, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырыла.








Очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән уздырыла.








Кабул итү чарасы мәдәни программа белән үрелеп бара.








Чакырылган кунаклар алдында гаиләсе белән танылган көрәшче, Балтач районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинны да күрәбез.








Республикада үрнәк гаиләләр күп, сез – иң-иңнәре, диде Президент.








Бәйрәмдә һәр кунакның кәефе күтәренке.








Чакыручы Гөлсинә ханымның да... Һәм, әлбәттә, Президентның да.








Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен – Биектау районыннан Рәисә Ниязованы, Алабуга районыннан Наталья Сашинаны һәм Азнакайдан Зөлфия Калистратованы “Ана даны” медале белән бүләкләде.








Бәйрәмдә өч баласы белән чыгыш ясаган Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев гаиләсе дә бизәде.








Гөлназ һәм Рөстәм Асаевлар да кимен куймады.








Гармунчы Ринат Вәлиевның да дәвамчысы үсә!








Президент гаиләсе белән танылган артистлар – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар.








Президент гаиләсе белән кем генә фотога төшмәде...








Азактан чират җырчыларга да җитте...






Фотолар president.tatar.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев