Логотип Идель
Белми калма

Бәйрәмнәрдә нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда бу көннәрдә җылы һава торышы хакимлек итә. ТРның гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, температура +20º градуска кадәр күтәрелеп, нормадан 4-5º градуска кадәр артачак.

8-11 май көннәрендә републикада һава торышы +22дән +28ºгә кадәр җитәр дип көтелә. 9-11е һава басымы югары булачак, явым-төшем көтелми.

Ә хәзер сынамышлар белән танышыр вакыт җитте:


☀? Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.

☀? Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.

☀? Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш була.

☀? Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таякның башына кадәр менсә, җитен озын булыр.

☀? Майның унөчендә черки чыга.

☀? Бытбылдык рәттән күп тапкыр кычкырса, борай уңар.

☀? Яшь бала бик каты еласа, яңгыр булыр.

☀? Сукыр чебеннәр күзгә кереп йөдәтсә, яңгыр көтелә.

☀? Күке күкелдәмичә май җылытмый.

☀? Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

☀? Үрмәкүч җепләре биектән очса, аяз булыр.



Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев