Логотип Идель
Белми калма

АВТОБУС КИЛМӘДЕ. МӘКТӘПКӘ БАРМЫЙБЫЗ!

Бүгенге котычкыч һава торышына маршрутлы һәм шәһәрара транспорт кына түгел, мәктәпнеке дә каршы тора алмаган. Белем эстәргә ашыгып баручы укучыларны алырга мәктәп автобусларының күбесе килмәгән. 

Татарстанның 45 районының 23-е - мәктәп автобусларын бүген бөтенләй юлга чыгармаган. Шулар арасында Балтач, Мөслим, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Теләче, Кукмара, Лаеш һәм башка районнар.

Ә 8 районда мәктәп автобусларының берничәсе генә укучыларны мәктәпкә илткән. Яңа Чишмә районының 10 автобусыннан бары тик берсе генә, Казандагы 22нең 9ы, Аксубайда да 17дән берәү генә, Норлатта булган 30 мәктәп автобусыннан 5се, Питрәчтәге 12дән 7се, Чирмешән районында 16 автобустан 6сы, Мамадышта - 23тән 8е юлга чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүген татарстанлыларга кисәтү ясады - юл хәрәкәте катнашучыларына юлларда сак булырга, автомобиль йөртүчеләргә башка машиналарны узганда куркыныч тудырмаска.

Татарстанда бүген һәм иртәгә шушындый һава торышы саклана - көчле кар яву, буран, юлларда кар көртләре, җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев