Артист булам, Табаковта укыйм, дисәң!

Артист булырга теләүчеләргә ишекләр ноябрьдә үк ачыла. Олег Табаковның Мәскәү театр көллияте абитуриентларны сайлап алу туры уздыра. Аның беренче этабы Казанда 25 ноябрьдә «Азино» Балалар иҗат үзәгендә уза.

Укучыларны имтиханда Россиянең танылган артистлары сынаячак. Алар булачак абитуриентларның потенциаль мөмкинлекләрен бәяли. Артист булырга теләүчеләргә:

  • шигырь

  • мәсәл

  • прозадан өзекне яттан сөйләргә

  • җырларга

  • ритмика буенча биремне үтәргә кирәк була.


Беренче турны уңышлы үткәннәр Мәскәүгә сайлап алуның йомгаклау имтиханына чакырылачак.
Көллияттә Россиянең бөтен төбәкләреннән укучылар укыячак. Шуңа күрә алар дәүләт тәэмин итә торган пансионда яшәячәк.

Нәрсә: Олег Табаковның Мәскәү театр көллиятенә абитуриентларны сайлап алу туры
Кайда: Казан, Ломжа урамы, 6а
Кайчан: 25 ноябрь
Язылу өчен телефон: 8(927) 403-74-77 (13:00 – 17:00 аралыгында).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2498
    0
    15
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1976
    0
    8
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    623
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019