Логотип Идель
Афиша

ЮХИДИ хезмәткәрләре Балаларны яклау көненә әзерләнә



1 июнь – Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан Казанның ЮХИДИ идарәсе “Яңа тормышны саклыйк!” дип исемләнгән акция уздыра.



Мондый чара матур гадәткә әйләнеп бара. Ул Казанда быел җиденче тапкыр уздырыла. Былтыр Казанның 4 нче балалар тудыру йортында ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа туган балаларга машинада йөртү өчен чыгарылган махсус креслолар бүләк иткән иде. Быел алар Казанның 3 нче номерлы балалар тудыру йортында әти-әниләргә балаларының тормышын беренче көннән үк саклау турында сөйләячәк, бүләкләр тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев