Логотип Идель
Афиша

«Ялкын» журналы Питрәчнең «Шатлык» Балалар йортында бәйрәм оештырачак

10 июньдә 10.00 сәгатьтә «Ялкын» журналы Питрәч бистәсенең «Шатлык» Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм уздырачак. Программада – шаян аниматорлардан театраль-музыкаль тамаша, күңелле уеннар, бәйгеләр, «Шатлык» йортында тәрбияләнүчеләр өчен махсус әзерләнгән бүләкләрне тапшыру һәм бергәләп чәй эчү.


«Шатлык» Балалар йортына кайту «Ялкын» журналы оештырган «Яшьтәшеңә «Ялкын» бүләк ит» - «Подари «Ялкын» своему сверстнику!» акциясенең йомгаклау этабы булачак. Акциянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт иде: Казанның төрле мәктәпләрендә укучы балалар үз куллары белән брелоклар, алкалар, брошкалар, чәч кыстыргычлар һ.б. әйберләр ясады. Һәркайсы 100 сум торган бу эшләнмәләрне 1 июнь, Бөтендөнья балаларны яклау көнендә, Казан Кремле территориясендә узган бәйрәмдә теләге булган һәркем сатып алды. Редакция әлеге вак-төякләрне сатудан кергән акчага Питрәчнең Балалар йортына алып кайту өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды. Бәйрәмгә әзерләнүдә Казан шәһәренең интернат-лицее, Апас районы Каратун мәктәбе, Татар китап нәшрияте дә матди ярдәм күрсәтте.


Бәйрәмдә шаян аниматорлар балалар өчен театраль-музыкаль тамаша күрсәтәчәк. Анда малайлар-кызлар үзләре дә катнаша алачак. Шулай ук алар өчен башка кызыклы уен һәм бәйгеләр дә оештырылачак. Бәйрәм барышында һәр бала үз кулы белән кәгазь кораб ясап аңа теләген язачак. Көн ахырында балалар редакция хезмәткәрләре белән бергә бу корабларны Мишә елгасына агызачак. Бәйрәм бүләкләреннән кала, һәр бала «Ялкын»нан махсус бүләк – журналның логотибы төшерелгән футболка алачак. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланачак.


Питрәч бистәсенең «Шатлык» Балалар йортында 3-17 яшьлек 22 бала тәрбияләнә. Аларның кайберләренең әти-әниләре бар. Бу – «Ялкын» журналының әлеге балалар йортында беренче тапкыр гына бәйрәм оештыруы түгел. Редакция шундый бәйрәмне 2013 елда да оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев