Логотип Идель
Афиша

Качалов театрында «Зилзилә» көтелә



Кайда: Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры сәхнәсендә

Кайчан: 3 июньдә 18.00 сәгатьтә

Театр тәнкыйтьчеләрен гаҗәпләндергән бу спектакль-эссе – режиссер-новатор Гөлсинә Мергалиеваның «иҗади импровизациясе, эксперименты, талпынуы». Спектакль нигезендә немец классигы Стефан Цвейгның «Амок» новелласы, казах язучысы Мохтар Ауэзовның «Матәмдәге гүзәл» хикәясе һәм 2011 елның 11 мартында Япониядә булган цунами турында документаль чыганаклар ята, дип хәбәр итә «Нәүрүз»не оештыручылар.



Төрле жанрга караган ике әсәрне һәм реаль вакыйгаларны бер-берсе белән яраштырып, спектакль авторлары гаҗәеп кыйсса тудырган. Ул төрле вакыт яссылыкларында, материкларда, континентларда яшәүче өч хатын-кыз турында. Аларның барысын да бер нәрсә – һәлакәт берләштерә. Тышкы, табигатьтәге генә түгел, ә һәркемнең үз эчендә каршылык һәм табигать белән кеше арасында һәрдаим туып торучы низаг аркасында килеп чыккан эчке һәлакәт турында да сүз бара.

Эссе жанрының сайлануы очраклы түгел. Бу – тәнкыйтьчеләрнең спектакльгә каршылыклы бәя бирүенә сәбәп булган да, чөнки эссе – ул әдәби жанр, театр жанры түгел. Анда төп урынны автор карашы, уйлары, хисләре, ассоциацияләре ала. Спектакльнең режиссеры Гөлсинә Мергалиева, «Зилзилә»нең үзе өчен нәкъ менә шул эссе, спектакль-ачыш булуын әйтә. «Шул ук вакытта сәхнәдә барган вакыйгалар һәркемгә якын һәм аңлаешлы. Театр сәнгатенең җир йөзендәге һәр кешенең уйларын һәм хисләрен чагылдыруы мөһим», – дип саный Гөлсинә Мергалиева.

«Зилзилә» спектакле Үзәк Азия театрларының V Халыкара фестивалендә гран-прига, Казахстан театрларының ХХ республика фестивалендә «Режиссер табышы» номинациясендә бүләккә лаек булган һәм башка фестивальләрдә җиңү яулаган.

«Зилзилә» спектакле 3 июньдә 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, XII «Нәүрүз» фестивале Казанда 1-5 июнь көннәрендә узачак. Казанның барлык театр мәйданчыкларында төрки дөнья театрларының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. XII «Нәүрүз»нең репертуары аеруча күптөрле: монда Шекспирның «Тискәрене буйсындыру»ы һәм «Тиит»ы, «Коркыт тәүбәсе», «Айрыз батыр» этник кыйссалары да, заманча драма да, милли драматургия классикасы да бар. Катнашучы спектакльләрнең режиссерлары арасында таныш исемнәр күп: Барзу Абдуразаков, Айрат Абушахманов, Фәрит Бикчәнтәев, Йонас Вайткус, Сергей Потапов һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев