Логотип Идель
Ачыш

"СӘНИФӘ РАНГУЛОВА ТӘКЪДИМ ИТӘ"

Үземне Мартин Иденга охшатам

Джек Лондонның «Мартин Иден» әсәрен кат-кат укыдым. Иҗат кешесе өчен бик кирәк китап ул, мин анда үземне таныйм. Соңгы елларда мин нәкъ Мартин Иден инде менә. =) Иҗат кешесенең заман вәзгыяте белән бәрелеше, тырышлыкның әҗере аның кирәге беткәч кенә килү турындагы әсәр. Тагын мин Илдар Юзеевның мәхәббәт поэмаларын яратам.

1

Ул булган опера хитка әйләнә

Җырлардан бигрәк, опера тыңларга киңәш итәр идем. Чөнки анда симфоник музыка да бар, вокал да, артистлар уены да. Опера җырчыларыннан бигрәк тә Анна Нетребконы яратам ‒ үзе матур, үзе зәвыклы, юмор хисе бар, тавышы искиткеч, үзе актриса да. Ул катнашкан операны яшьләр, һичшиксез, яратырга тиеш кебек.

2

Хатын-кыз булып каласы килә

Нинди генә авыр чор булмасын, хатын-кыз матур, кызыклы булып калырга тырыша. Бу үзенчәлек, миңа калса, «Унесенные ветром» картинасында бик яхшы күрсәтелгән. Андагы хатын-кыз образын яратам мин, кешенең тырышлыгына, хатын-кыз көченә, тормышны яратуга мәдхия кебек ул.3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев