Логотип Идель
Ачыш

СӘДАКАНЫҢ АСЫЛЫ - МӘРХӘМӘТ

“Сәдака” һәм “хәер” сүзләрен ишеткәнегез бардыр. Хәер өләшү яки хәер тарату төшенчәләре белән дә таныштыр дип уйлыйм. Әмма күпләр уйлаганча, сәдака ул мәҗлестә таратыла торган 5-10 сумлыклар яки сабын һәм кулъяулык кына түгел икән.

Агач утырт!


Исламда сәдаканың 3 төрен аерып күрсәтә алабыз. Беренчесе – “җария”. Андый сәдака озак вкыт дәвамында савап китерә. Кеше хәтта якты дөнья белән хушлашкач та, аның “җария” сәдакасының әҗере языла тора. Әлбәттә, бу бик тә үзенчәлекле “хәерләр” була. Исламда аларның ниндиләре билгеле соң?

* мәчет салу;

* мәктәп яки мәдрәсә төзү;

* ятимнәр өчен йортлар төзү;

* агач утырту – сез утырткан агачның һәр җимеше өчен, хәтта агач күләгәсе өчен дә әҗер языла;

* кое казу — суга мохтаҗлык кичергән кешеләрне су белән тәэмин итү;

* белем алып, башкаларга белем тарату.

Җария сәдакасының башка конкрет төрләре дә бар. Кыскасы, бу төр сәдаканың мәгънәсе — кешеләргә туктаусыз файда китерә торган эшләр башкару. Әйтик, бер агачны утыртасың һәм ул агач башкаларга файда китерәчәк, шуның аркасында синең үзеңә савап языла.


Аз, әмма даими


Киләсе төр – даими рәвештә бирелә торган сәдака. Ул аз күләмдә дә булырга мөмкин, әмма аның төп үзенчәлеге – даимилек. Әйтик, син атна саен күрше әбигә кибеткә барырга булышасың ди. Менә сиңа сәдака да була.

Сәдаканың өченче төре даими булмавы белән аерыла. Бу төрле вакытта конкрет рәвештә ихлас күңелдән эшләнгән сәдакалар.

Иң мөһиме — мәрхәмәт


Сәдаканың күләме акча белән исәпләнми. Һәрбер сәдаканың асылында мәрхәмәт һәм башкаларга файдалы гамәл башкару теләге ята. Ялгыша язган кешегә хатасын аңлату да, юлда яткан чүпне алып кую да, дәрестән соң калып, дустыңа өй эшен әзерләргә булышу да, ихлас күңел белән елмаю да сәдака була. Елмай, бу саваплы бит! ;)

Айдар Шәйхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев