Логотип Идель
Ачыш

"ПЕЧӘН БАЗАРЫ"НА РӘХИМ ИТ! /ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ПРОГРАММАСЫ/

5 август – якшәмбе, әлеге көнне ничек уздырачагыңны һаман да хәл итмәдеңме? Борчылма, синең өчен без күптәннән хәл иттек инде! Әйдә, бергәләп базарга барабыз! Печәннекенә! 

5 август көнне “Черек күл” (“Черное озеро”) паркында заманча татар мәдәнияте фестивале – “Печән базары” узачак.

Паркта ул көнне чын бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк, без моны төгәл беләбез, чөнки “Печән базары” бишенче тапкыр уздырыла.

Фестивальдә өч мәйданчык эшләячәк: гыйлем, бию һәм балалар өчен. Шулай ук Казан ханлыгы турында экскурсияләр дә көтелә. Аш-су бенча мастер-класс, фудкорт, дизайн-маркет, лекторийлар, акустик концерт – болар барысы да “Печән базарында” булачак.

[caption id="attachment_28292" align="aligncenter" width="1280"] Фото: vk.com/pechenbazar[/caption]

[caption id="attachment_28293" align="aligncenter" width="1200"] Фото: vk.com/pechenbazar[/caption]

Мәдәни чара сәгать 11.00дән 22.00гә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле, тик үзегез белән милли элемент булу шарт. “Печән базары”нда күрешкәнгә кадәр! 






?ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ПРОГРАММАСЫ? 




?“Черек күл” (“Черное озеро”) паркы / 5 август / 11:00-22:00

?ДИЗАЙН-МАРКЕТ - 11:00-22:00
Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату.

?АШ-СУ - 11:00-21:00
Казан кафе һәм рестораннарыннан ашамлыклар.
?14:00 - 15:30 Төрле төбәкләрнең татар ризыклары белән сыйлау, рецептлар белән бүлешү һәм әлеге ашамлык белән бәйле риваятьләр һәм мәзәкләр сөйләү.

?БИЮ FOR YOU - 14:00-16:00
Һәр 15 минут саен Нигина Низамиевадан һәм кырым, әстерхан һәм себер татарларыннан татар биюләре буенча мастер-класс.

?ЛЕКТОРИЙЛАР - 13:00-18:30
?13:00-13:30 Презентация книги "Хатира. Рецепты татарского счастья".
?13:30-14:00 “Татар театры: кичә, бүген, иртәгә?” - Нияз Игъламов.
?16:15-16:45 Сөйләшләр марафоны.
?16:45-17:15 Ирландизация юлы буенча татарлаштыру. Ничек татар әйберен сатырга? - Солнце внутри, Чәк-чәк музее, Илдар Әюпов, Visit Tatarstan.
?17:15-18:00 "Регион 16: КамАЗ, Убыр, ОПГ и СССР тм" - Шамил Идиатуллин.
?18:00-18:30 Татар мәгарифенең тарихы - Ян Гордеев.

?АКУСТИК КОНЦЕРТ - 19:00-21:00
Акустик музыка һәм татарча джаз: Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Адилә Әхмәтова, Эльнар Байназаров, Ислам Калимуллин, Зәринә Вилданова.

?СӘНГАТЬ - 12:00-19:00
Радик Мусин һәм Назыйм Исмагиловтан арт-перформанс.

?ЭКСКУРСИЯЛӘР - 14.00:17.00
?14:00-15:30 “Казан ханлыгы археологиясе" - Фаяз Хуҗин.
?15:45-17:00 “Татарстанга - 100 ел” - Әскар Гатин.

?БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ - 13:00-18:00
Центр “Сабыйлар”, “Остабикә” иҗади студиясе, “Юлбасма” нәшрияте.

?ГЫЙЛЕМ МӘЙДАНЧЫГЫ - 12:00-18:00
?12:00 – 18:00 «Гыйлем» үзәге һәм «Яңа нәшрият»нең сату ноктасы.
?12:00 – 17:00 «Qayyum» ачык фәнни олимпиадасы.
?13:00 – 14:30 Һарри Поттер, Алисә һәм башкалар: ихтыяриларның тәрҗемә проектлары турында ачык сөйләшү .
?15:00 – 18:00 «Хәлбуки»: татарча химия, экология, фәлсәфә һәм башка фәннәр.

?TATAR STYLE
15:30-17:00 - Гөлназ Сафарова, Мира Рахмат



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев