Логотип Идель
Ачыш

КҮПМЕ КАҺАРМАН МЕДАЛЬСЕЗ КАЛГАН?

53,5 меңнән артык медаль һәм орден әле үз хуҗаларына тапшырылмаган, дип белдерде РФ Оборона министрлыгы Үзәк архивы башлыгы Игорь Пермяков.

«Теге яисә бу фронтовикка тиешле орден-медальләрне эзләп табуыбызны сорап, безгә ай саен мөрәҗәгать итәләр. Мондый эзләнүләрнең мәшәкате бик күп булса да, без беркемгә дә каршы килмибез, бар көчебезне, вакытыбызны шушы эшкә юнәлтәбез. Хәрби бүләкләрне табу – безнең өчен зур горурлык. Ә инде медальне, орденны фронтовикның үзенә тапшыру – икеләтә бәхет. Бүгенге көндә архив хезмәткәрләре тарафыннан хуҗаларына тапшырылмаган 53 мең 573 хәрби бүләк турында мәгълүмат расланган», – диде Пермяков.



Сугыш еллары – коточкыч зур, авыр җаваплылык, югалтуларны үз өсләренә алырга мәҗбүр иткән совет кешесен. Шушы елларда башкарган каһарманлыклары, хәрби гамәлләренең аз гына булса да ил, җитәкчелек, халык тарафыннан бәяләнгән булуын белү фронтовикларның бераз гына булса күңелләрен җылыткан. Һәрбер орден, һәрбер медаль, һичшиксез, хуҗасына, яки аның варисларына тапшырылырга тиеш.

Ни өчен сугыш бетеп, инде менә 72 ел диярлек вакыт узган булуга карамастан, каһарманнарның шулкадәр зур өлеше әле медаль-орденнарсыз кала бирә соң?

И.Пермяков: «Солдат яраланып, фронтка башка часть составында кире кайткан, яки бөтенләй демобилизацияләнгән очраклар бихисап. Сугыш вакыты бит. Медаль тапшырып өлгергәнче каһарман инде башка бәрелеш вакытында вафат та булган. Сугыш беткәннән соң армиягә чакырылган җирләренә кире кайтмаучылар да шактый».

Шулай да соңгы елларда уңай үзгәрешләр сизелә, диде ул, сүзен йомгаклап: «Бүләкләнү материалларының электрон базасы булдырылганнан соң, тапшырылмаган медальләрне эзләү җайлашты, элеккеге кебек дистәләгән шәхси эш һәм архив актарып утырасы юк».



Әбиең, бабаеңның хәрби биографиясе, орден-медальләре, батырлыклары турында тулырак мәгълүматны син pamyat-naroda.ru, rg.ru/zvezdy_pobedy, podvignaroda.ru, obd-memorial.ru, soldat.ru, rkka.ru сайтларыннан белә аласың.

Чыганак: interfax.ru агентылыгы.
Фотолар http://archive.mil.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев