Логотип Идель
Ачыш

КӨНЕҢНЕ ЯМЛӘНДЕРЕП ҖИБӘРҮНЕҢ 47 ЫСУЛЫ

Нәрсә борыныңны салындырып утырасың син? Әйдә, елмаеп җибәр әле! Дөнья синең елмаюыңа мохтаҗ бит! «Бөтенләй елмаясым килми», – дисеңме? Аңлыйбыз, дөньяда төрле чаклар була. Тик без карап торып синең кәефсез утыруыңа  юл куя алмыйбыз бит инде!

Тормышта, беренче карашка гади, әмма йөрәккә май булып ята торган нәрсәләр бар. Әнә шул вак шатлыклар турында сиңа да сөйләргә ашыгабыз, исемлектән берәрсен сайлап алып эшләрсең дә, аз булса да күңелең күтәрелеп китәр!

  1. Таң атканын һәм кояш баеганын карау.

  2. Иртәнге ашка җиләк-җимеш ашау (кышкы көннәрдә катырылганнары да шәп).

  3. Салкынча душ керү.

  4. Чирәм буйлап яланаяк йөрү.

  5. Яраткан җырыңны кушып җибәрү.

  6. Яхшы китап уку.

  7. Яраткан ризыгыңны ашый-ашый кинофильм карау.

  8. Яңа чапкан печән исен иснәү.

  9. Парк буйлап йөрү.

  10. Физик күнегүләр эшләү.

  11. Тынычлыкта күзләрне йомып берни турында да уйламыйча утыру.

  12. Якын кешеңне каһвәгә чакыру.

  13. Сабый  балалар белән уйнау.

  14. Үзеңә берәр нәрсә сатып алу.

  15. Якын дустың белән ихластан сөйләшү.

  16. Физик эштән соң аякларны сузып ятып тору.

  17. Шәһәрдән табигатькә качу.

  18. Беркая да чыкмыйча бер көнеңне өйдә уздыру.

  19. Мендәрләр белән сугышу.

  20. Физик күнегүләр эшләү.

  21. Тынычлыкта күзләрне йомып берни турында да уйламыйча утыру.

  22. Якын кешеңә бүләк бирү.

  23. Юынган вакытта җырлау.

  24. Күлләвекләр буйлап атлау.

  25. Балаларның нәрсә эшләгәннәрен карап тору.

  26. Яңа ясалган сок эчү.

  27. Таныш булмаган кешегә ярдәм итү.

  28. Таныш түгел кеше белән аралашу.

  29. Үзеңә үзең бүләк ясау.

  30. Якыннарың өчен пирог пешерү.

  31. Массаж ясату.

  32. Көндез йоклау.

  33. Бассейнга бару.

  34. Болытларны күзәтү.

  35. Иң матур киемеңне кию.

  36. Кемгә дә булса үпкәләп йөрсәң, ул кешене кичерү.

  37. Кешеләр синнән көтмәгән әйберне эшләү.

  38. Авыр көннән соң ваннага кереп яту.

  39. Йөгерү.

  40. Өстәлеңне тәртипкә китерү.

  41. Кышын кар атыш уйнау.

  42. Кошларны күзәтү.

  43. Яңа һөнәр үзләштерү.

  44. Атта йөрү.

  45. Гөлләр утырту.

  46. Атынгычта атыну.

  47. Һәр туар көнеңне соңгысы кебек итеп үткәрү.


Бу исемлеккә күз генә йөртеп чыгып берни дә үзгәрмәячәк, билгеле. Шуңа күрә һәр көн берсен тотабыз да, эшлибез, яме? Шул рәвешле үз тормышыбызга үзебез матур төсләр кертик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев