Ачыш
ИВАНОВО ТАТАРЛАРЫ: "ТУГАН ТЕЛДӘ ҖЫРЛАСАК ТА, АРАЛАШУ БИК ҖИТМИ"
Милли вокаль студия “Мирас” 2016 елның сентябрендә Иваново шәһәрендә барлыкка килә. Шунысы игътибарга лаек, студиядә татар җәмгыятенең төрле яшьтәге вәкилләре – кечкенә балалардан алып өлкән буынга кадәр - шөгыльләнә. Аларны туган телгә карата мәхәббәт, шул телдә аралашу ихтыяҗы һәм татар җырларын җырлау теләге берләштерә.
- Теләгебез булмаса, бернәрсәдә барып чыкмас иде, - ди студия җитәкчесе. – Сер түгел, Ивановода татарлар күп булса да, безнең белән янәшә яшәүчеләр күбесенчә рус телендә сөйләшләр. Әлбәттә, безгә туган телдә аралашу бик тә җитми.
Студиянең җитәкчесе – Раушания Баязит кызы Хәҗиева – “Татар-моңы” лауреаты, Иваново шәһәренең музыкаль театрының әйдәп баручы солисткасы. Күпмедер вакыт элек студияне ачу бары тик хыял гына була, соңыннан Иваново шәһәренең театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә, Раушания Хәҗиева үзе проект язып, яшь мәдәният һәм сәнгать әһәлләре өчен бирелә торган Дәүләт стипендиясенә лаек була. Шунда ук беренче вакытта кирәкле җиһазлар алына һәм яңа студия үз эшен башлый. Иң беренче итеп татар телендә “Халкым минем” музыкаль-театраль тамашасы куела - аның премьерасы 2017 елның маенда Ивановоның Милли йортында уза.
Уңышлы тапшырудан соң икенче елда кабат Раушания ханым стипендиягә лаек була. Күптән түгел студия “Аулак өй” постановкасы белән сәхнәгә кайтты.
Элегрәк куелган тамаша кебек, “Аулак өй” дә татар фольклоры, җырлары, биюләре, сәхнәдәге декор һәм аяк-киемнәре белән тамашачыны туган көнкүренешенә "чумдыра". Костюмнарны өлешчә Ивановоның татар милли-мәдәни автономиясе бирә, калганын артислар үз акчаларына ала.
Татар милли мәдәнияте бик бай һәм матур. Мин үзем дә татар телен саклап калу ихтыяҗын тоям. Студиянең балалар үз тамырларын югалтмасын өчен тырышуына сокланам. Алар туган телен җырлап һәм биеп кенә түгел, шигырь укып та өйрәнәләр, татар мәдәниятен, фольклорын, гореф-гадәтләрен белеп үсәләр.
Шунысын да әйтеп китик, “Мирас” студиясе шәһәр һәм региональ чараларда катнаша, үзен актив яктан күрсәтә. Шулай ук студия милли бәйрәм – Сабантуйда һәм Милли мәдәният фестивалендә чыгыш ясый. “Киләчәктә безнең башка төбәкләрдә дә тамаша куясы килә,” – дип, үз теләкләрен белдерде Раушания Баязитовна.
Гөлназ Вәлиева, КФУның журналистика факультеты студенты

“Балалар үз мәдәниятын югалтамасын өчен тырышабыз”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев