Логотип Идель
Ачыш

ҖИРДӘ НИЧӘ ОКЕАН БАР?

Җир планетасында 4 океан бар диярсез сез. Кайберәүләр 5 дип әйтер. 1 генә океан бар диючеләр дә хаклы булыр. Нигә шулай соң?

Океаннарның төгәл билгеләнгән чикләре юк. Әйе, һәр океанга хас булган агымнар һәм су әверелешләре бар, әмма кайчак алар да бер океанны икенчесеннән аерырга ярдәм итми. Диңгезләрнең аермасы бу очракта ачыграк күренә ала. Шуңа күрә океаннарны Дөнья океанының аерым өлешләре дип атыйлар.
СҮЗ УҢАЕННАН

Элек татар телендә “океан” сүзен “мөхит” дип атаганнар.

Совет галиме Николай Зубов планетабызның суларын 8 океанга бүләргә тәкъдим иткән булган. Әгәр безнең дәреслекләргә аның тәкъдиме кергән булса, океаннарга бүленеш бик тә фәнни булыр иде. Әмма географлар – мәңгелек романтиклар, алар тарих битләренә уелган океан исемнәреннән һәм мәңгелек карталардан баш тартырга теләмәгәннәр. Хәтта Көньяк океанны да кабул итә алмаучылар күп.

Көньяк океан – Җир планетасының бишенче океаны. Ул Антарктида буенда урнашкан, әмма аның төньяк чикләрендә коры җир юк. Ул Тын, Атлантик һәм Һинд океаннары белән генә чикләшә. Шуңа да күп кенә белгечләр аны аерым океан дип танудан баш тарта. Әмма Көньяк океанның үзенә генә хас булган көчле су агымы бар, ул аны башка сулардан аерып тора.

Төньяк Боз океаны турында да бәхәсләр булган. Аны мөстәкыйль океан буларак 200 ел элек кенә таныганнар. Хәер, әле хәзер дә кайбер географлар аны Arctic Mediterranean — Арктиканың Урта диңгезе дип йөртә.

Нәтиҗәдә, океаннар саны турында берничә төрле җавап биреп була.

1 океан — бөтен Җир шарын берләштергән уртак Дөнья океаны гына бар.

3 океан — Тын (Бөек) океан, Атлантика океаны һәм Һинд океаны гына бар, төньяк һәм көньяк полюслар тирәсендә Боз океаннары мөстәкыйль океаннар дип аталмый.

4 океан — Тын океан, Атлантика океаны, Һинд океаны һәм Төньяк Боз океаны. Күпчелек очракта без нәкъ шушы җавапны бирәбез дә инде.

5 океан — Тын океан, Атлантика океаны, Һинд океаны, Төньяк Боз океаны, Көньяк (Боз) океаны.

Киләсе география дәресендә укытучыңны шаккаттыра аласың хәзер!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев