Логотип Идель
Ачыш

ИҢ ТИЗ ДӘРЕС

Кайчак Инстаграмда файдалы видеодәресләр табыла, 10-30 секунд кына булуына карамастан, менә дигән итеп истә кала, көндәлек тормышта да ярап куя алар. Бу юлы сезне шундыйрак видеоязмалар белән таныштырырга булдык әле. Дөрес, кайсы беренче урында, кайсысы – икенче, әмма монысы мөһим түгел, ни сайларга икәнен һәркем үзе өчен үзе хәл итә.


Татар теле дәресе: Оливьер Мукенди Мбвебве татарча җырлый! Оливьер Казанга Конгодан укырга килгән егет, студент кына түгел, ә танылган активист һәм җырчы да әле ул. Әгәр әлегә кадәр аның саф татарча матур итеп җырлавын күрмәгән булсагыз, аңлатып китәм: ул "Алмагачларым" җырын башкарып танылып китте. Хәзер Илсөя Бәдретдинова белән яңа
проект та әзерли икән. Татар телен өйрәнми йөргән милләттәшләребезгә оят булсын әле, менә алар вакыт тапмый, имеш, мең төрле сәбәп китерә... Баксаң, теләк кенә кирәк икән. Әгәр кара тәнле, кара күзле чит ил егете синең телеңдә синнән дә әйбәт сөйләшә икән, үз хатаңны танырга вакыт, димәк.

 



Хезмәт дәресе: пешерергә өйрәнәбез. Инстаграмда бик кызыклы һәм шактый файдалы аккаунт таптык бит әле. Үзенә күрә 30 секундлык хезмәт дәресе. Дөрес, бу дәресләр тәмле ризык пешерергә яратучылар өчен генә кызыклы булачак. Әгәр арагызда бу сүзләрдән күзләре ут янучылар булса, аккаунт исемен язып алыгыз: meat_cookroom. Ә үз фигурасы өчен борчылып яшәүчеләр өчен дөрес туклану буенча аккаунт тәкъдим итәсе килә: pp/instagram. Мең төрле кызык, файдалы һәм тәмле ризык сезне көтә. Ләкин сак булыгыз, экспериментларны ялгыз гына үткәрмәгез, яныгызда өлкәннәр булуы кирәк, ялгыш уеннан уймак чыга күрмәсен, килештекме?

 



География дәресе: гади әйберләрдә дә матурлык күрергә өйрәнәбез. Ике кызык аккаунт белән таныштырасы килә. Беренчесе – Төркиядә туган сәяхәтче Ренан Өзтүркнең фотолары, видеоязмалары җыелган бит: renan_ozturk дисәгез, табыла. Таулар, кар, авыл гүзәле... Ә син үз күзең белән караганда, бу матурлыкны күрә алыр идеңме? Казанда нәрсә табасың инде, ул бит Төркиядә яши диючеләргә тәкъдим: tdilmac аккаунты. Менә сезгә ничәнче ел инде Казандә яшәүче илче фотолары. Фотога төшерү аның мавыгуы, хәзер бит күпләр бу хоббины үз итә. Ләкин Турхан абый Дилмач күргән Казан бөтенләй башка! Матурлыкны күңел белән күрә белергә кирәк шул!

 

4-1

Күңелле физика: тәҗрибәләр, шаккаттыргыч фактлар һәм сез белмәгән чынбарлык. БДИга әзерлек башланды, беләбез инде. Ял иткәндә мәктәп фәннәре турында ишетәсегез дә килмидер. Без дә канатланып тормый идек элек... Ә хәзер бу аккаунттан чыга алмыйбыз: менә сиңа физика! Баксаң, Кояшның тарту көче (гравитациясе, ягъни) җир шарыныкыннан 28 тапкырга көчлерәк икән. Шуңа кайчак иртән караваттан тора алмый интеккәндә, олылар шелтәләргә ашыга, ә мин: "Әни, мин Кояш кануннары буенча яшим", – дип җавап кайтарам. Ә чәй эчкәндә, Майкл Браунның яңа планета турындагы фикерләрен сөйләп күрсәтәм. И, шаккаталар да соң! Кыскасы, менә бу аккаунтка күз төшереп карагыз әле: physics_ru.

Эльвира Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев