Логотип Идель
Ачыш

ГРИПП СЕЗНЕ КУРКЫТМАСЫН

ГРИПП сезне куркытмасын: аны җиңеп була! Бүген дус төркемебез “Серле Сандык” белән таныштырасы иде сезне. Алар файдалы киңәшләр белән ярдәм итәргә генә тора... Менә, мәсәлән, шул ук ГРИПП проблемасы: ничек хәл итәргә?



ӨЙДӘ АВЫРУ КЕШЕ БУЛГАНДА НИ ЭШЛӘРГӘ?


Авыруның таралуына юл куймас өчен авыручыны сәламәт кешеләр янында калдырмаска кирәк (аерым бүлмәдә булса яхшырак). Авыру кеше бүлмәсен даими җилләтергә, кулланган әйберләрен дезинфекция чаралары белән эшкәртергә. Авыру янында озак тормавың хәерлерәк. Аны караганда авыз-борынны марля бәйләвеч белән капларга киңәш ителә. БӘЙЛӘВЕЧЛӘРНЕ 2-3 СӘГАТЬ САЕН АЛЫШТЫРЫП ТОРЫРГА КИРӘК! Авыруның табак-савытын куллану белән яхшылап юып, кайнар су белән пешекләп алырга онытмагыз.


Грипп кичергәннән соң авыру китереп чыгарган вируска нык иммунитет барлыкка килә. Икенче тапкыр авыруга яңа төрдәге грипп вирусы сәбәпче була.



ГРИПП БЕЛӘН АВЫРГАНДА НИШЛӘРГӘ?


Өйдә булырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Диагнозны нәкъ менә ул куярга һәм сезгә туры килә торган дәвалауны билгеләргә тиеш. Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә: даруларны тиешле вакытында эчәргә, ятып торырга, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырларында, организмның саклану һәм башка системаларында киеренкелек арта.


Кайнар чәй, нарат җиләше, мүк җиләге сыгынтылары, селтеле минераль сулар (сөт белән Боржоми һ.б.) – сыеклыкны күп эчәргә.


Халык медицинасы чаралары – гөлҗимеш, балан белән юкә чәчәге, бал белән кура җиләге, прополис, ак чыршы мае, бал белән сарымсакның да файдасы күп.


Авыручыларның күпчелеге 1-2 атнада савыга, әмма кайвакытта грипп һәм башка сулыш юллары авыруларыннан өзлегүләр килеп чыга.



ГРИППКА КАРШЫ ХАЛЫК ЧАРАЛАРЫ:


Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк.Витаминнар күбрәк ашагыз.Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан сакланыгыз.Салкын тидермәгез.Авыру янына битлек киеп керегез.


Авырып китүчегә күп ите сыеклык эчертергә, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борыныгызны бер тапкыр кулланучы кулъяулыклар белән каплагыз, аннары аларны юк итегез.


Шулай ук түбәндәге рецеплар гриппны профилактикалауда сезгә ярдәмгә килер.Онытмагыз инфекцияне кисәтү өчен табыныгыз бал, карлыган вареньесы, сарымсак, суган, лимон, җиләк-җимеш, тозлы кәбестә кебек ризыкларга бай булырга тиеш.


10 лимон кабыгы белән вак кыргыч аша чыгарып, шуңа төелгән 10 баш сарымсак кушып бутарга.Кайнатып суытылган 3 литр җылымса су салып, суыткычка куярга.Иртән ач карынга һәм йокы алдыннан берәр кашык кабарга.


1 стакан кайнаган суга 1 балкашык кара карлыганның яфракларын, яисә сабагын салып, төнәтергә куегыз. 3-4 сәг.тән соң сөзеп алырга һәм көненә ярты стакан 3 тапкыр эчәргә кирәк.


Томауга каршы көрәшкәндә борын куышлыкларына көненә 4-5 тапкыр 3-5 тамчы алоэ согын тамызырга.


20.11-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев