Логотип Идель
Ачыш

ФОНТАННАР: КЕМ ЯЛ ИТӘ, КЕМ - ЮЫНА?!

Шәһәрдә җәй җитүе турында беренче булып көндезге кызулыкта да, салкынча кичләрдә дә үзләренең матурлыгы белән таң калдыручы, җан рәхәте өстәүче фонтаннар хәбәр итте. Казанның иң популяр фонтаннары: иң зур һәм җырлый торганнардан алып, кечкенә һәм тарихлыларга кадәр – безнең исемлектә.

Горький исемендәге паркта төсле һәм музыкаль интерактив фонтан 2014 елның августында ачылды. Реконструкциядән соң бу территориядә меңнән артык яшь агач утыртылды, яңартылган аллеялар, эскәмияләр, клумбалар эшләнде. Паркның иң зур горурлыгы – “Гамбит” дип аталган фонтан, халыкта аны гадиләштереп “җырлаучы фонтан” дип йортәләр. Формасы белән ул шахмат тактасын хәтерләтә, ә төрле төстәге су агымы шахмат фигуралары ролен үти. Интерактив фонтан көне буе эшли, кичке сәгать сигездә “Гамбит” танылган хитлар астына “бии” башлый. Әмма фонтан “биетү” арзан ләззәтләрдән түгел икән. Бер минутлык шоу яздыру 100-150 доллар тора, ә музыка белән суның дөрес хәрәкәтләнүен булдырыр өчен өч көн кирәк икән. Шоу белән компьютер идарә итә, ул җир астында урнашкан. Фонтан үзе металл рәшәткәләрдән тора, ә аның астында 105 насос урнашкан – хәрбер су агымына берәр насос, ә компьютер – фонтанның мие. Фонтан белән дөньяның төрле почмагыннан да идарә итеп була, интернет кына булсын. Көндез фонтан күңел ачу функциясен үти, шуңа күрә фонтан эченә кереп коену, су чәчрәтеп уйнау тыелмаган, киресенчә, фонтан шундый максат белән эшләнгән дә. Әлеге фонтанны иҗтимагый юыну урыны итеп кулланучылар да табылган әле.



Горький паркындагы фонтанның конкуренты бар икән. Ул яңартылган “Крылья Советов” паркында урнашкан. Бу фонтанның алда әйтеп киткән фонтаннан бер өстенлеге бар – мәйданының зурлыгы, озынлыкка 45, киңлеккә 4 метрлы фонтан шулай ук җырлый һәм бии дә белә.

Җырчы фонтаннарның тагын берсе бар әле, анысы Горки-Әмәт урманында урнашкан, бу фонтан шәһәребездә иң яңасы. Эшләнелеше белән ул югарыда әйтеп кителгән фонтаннардан аерылмый, әмма бизәлеше белән халыкны нәкъ менә бу экземпляр кызыктыра. Фонтан тирәли эскәмияләр тезелгән, ә өстән фонтанны чык тамчыларына охшатып эшләнелгән фонарьләр яктыртып тора. Архтекторлар бу фонарьләр белән ике куянны атканнар, кыш көне фонтан эшләмәгәндә дә, чык тамчылары кешеләрне сөендереп торачак.





Казанның иң биек фонтаны Кабан күлендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында урнашкан. Аның биеклеге – 50 метр, шуңа күрә фонтан әллә кайдан күренеп тора. Фонтанның кәсәсе күлдә, су астында ук урнаштырылган. Шулай ук җир өстендә театр янында кечкенә фонтаннар да эшли, бии белмәсәләр дә, бу фонтаннар бөек татар композиторларының көйләренә моңланып утыралар. Әмма күптән түгел фонтанның кичен төрле төсләр белән яктыртылуын туктаттылар. Моның сәбәбе булып электрик җиһазларың тузуы тора, аны төзекләндерү өчен 15 млн сум акча кирәк дип белдерелә.



Киләсе фонтаныбыз иң зур һәм популяр фонтаннар исемлегендә соңгысы. Бу фонтан Казанның мең еллыгы уңаеннан төзелә, постаментта мөлдерәмә тулы казанны зилантлар саклап тора. Казанның диаметры 36 метрны тәшкил итә, ә су 17 метрга кадәр чәчри. Монда инде берничә ел рәттән “Су көрәше”(водная битва) уза.

Бу фонтаннарыбыз, әйткәнемчә, иң зур һәм халыкта иң популяр булган фонтаннар исемлегенә керде. Әмма Казаныбыз кечкенә булса да, бай тарихлы фонтаннары белән горурлана ала, алар сквер, бакчаларда үткән-сүткән кешеләргә дөнья ыгы-зыгысыннан ял итергә ярдәм итә.

Ленин бакчасында урнашкан “Мәхәббәт фонтаны” шундыйларның берсе. Бу Казандагы иң иске фонтаннарның берсе. Ленин бакчасы башта Николай скверы дип аталган һәм 1894 елны Казанның су тәэмин итү җәмгыяте мөлдерәмә тулы чүлмәк тотып торучы амурлы “Мәхәббәт фонтанын” урнаштыра. Амурлар сай гына бассейн уртасында торалар, шулай ук аларны су каскады урап алган. “Мәхәббәт фонтаны” – гашыйк яшьләрнең күрешү урыны, күпме мәхәббәт сүзләре ишеткән, парлар кавышуын күргән бу фонтан. Шулай ук, парларның фонтанга карап теләгән барлык теләкләре чынга аша ди!



Киләсе фонтаныбыз Киров бакчасында (элек “Интернационал” скверы), “Печән базары” нигезендә урнашкан. Казан халкы “Өч батыр” дип атаган скульптуралы композицияне 1935 елда Садри Ахун урнаштырган, бу вакытта базар эшчәнлегеннән туктаган булган. Фонтанны “Дөнья хөкемдары хезмәт булачак” һәм “Интернационал” дип атарга тәкъдим ителә, әмма батырлар белән вариант халыкка якынрак булып чыга. Озак еллар эшләми торган фонтан 2015 елда төзекләндерелеп, яңа тормыш башлады.



Бауман урамында өч фонтаннан торган композициягә аерым игътибар бирәсе килә. Бу гади фонтаннар гына түгел, ә чын сәнгать әсәре дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Туристлар да, көн саен Бауман урамыннан узучы кешеләр дә бу фонтаннарга күз салмый китмиләр.

Беренче фонтанның уртасында алтын тарак белән чәчен тарап Су Анасы утыра. Еш кына калабызның кунаклары Су Анасын Русалочка белән бутыйлар. Шәһәребезнең яшәүчеләре дә бу апаны Габдулла Тукай әкияте буенча гына беләләрдер, мөгаен. Әмма Су Анасы турында бик кызыклы риваять яши: “Мөхәммәт Әмин исемле ханның сеңлесе булган, аның чибәрлеге һәм акылы турында бөтен дөнья сөйләшкән. Казан ханлыгын дошманнар басып алгач, кыз Кабан күленә ташлана, әмма ул батып үлми, ә су патшабикәсенә әверелә. Ә төннәр белән Су Анасы күлдән чыгып, үзенең нигезе янында моңаеп йөри, соңыннан ташка утырып алтын тарак белән чәчен тарый ди”. Фонтанның скульпторы Игорь Башмаков үзенең эшен нәкъ менә бу риваять белән илһамланып булдырган.

Урамыбыздагы икенче фонтанда бакыр бакалар утыра. Бакаларның башлары ялтырап тора, ник дисәгез, баканың башын ышкысаң теләгән теләк чынга аша дигән сүзләр йөри. Ә өченче фонтаныбыз андый кызык традициягә ия түгел, әмма фонтандагы күгәрченнәр инде ничә ел үзенең матурлыгы белән Казан халкын сөендерә. Ләкин бу өч фонтан барлык фонтаннарның могҗизасына ия – артыңа борылып тәңкә атсаң бөтен хыялларың да чынга аша. Тик чынга ашмыйдыр шул алар, юк, мин пессимист түгел, хыялый, могҗизага ышанган кешеләрнең тәңкәләрен хәйләкәр кешеләр кырып-себереп җыеп бетерәләр.



Әле фонтаннарның иң якын дуслары турында онытканбыз бит! ВДВ сафларында хезмәт иткән абыйларның традициясе – 2 август көнне фонтанда су коену, әл дә ярый алар бар, фонтаннарга бик күңелсез булыр иде аларсыз! Монысы шаяру булды.

Шәһәребез көннән-көн матурлана, үзгәрә, фонтаннарыбыз да яңарып тора. Күзне сөендерә торган шушы фонтаннарның тышкы хәләтләрен тәртиптә тотсак, өмәләр уздырып, чистартып торсак, вандаллар кулыннан сакласак, бу кызыклы тарихлы фонтаннарыбыз киләсе буыннарга мирас булып калыр иде!

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев