Логотип Идель
Ачыш

ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ СӘЕР СӘЯХӘТЧЕЛӘРЕ

Товар ташый торган поездда ярты континентны урап чыгу, Гиннес рекордлар китабына керү яки бөтен җир шарын җәяү йөреп чыгу – дөньяда эшләп булмастай әйбер юк! Башкаларның ничек сәяхәт иткәнен сиңа «Ялкын» сөйли.

Рельслар-рельслар, шпаллар-шпаллар...


Илья Бондарев Америка буйлап товар поездларында сәяхәт иткән. Акчасы булмау, чит телне белмәү – боларның берсе дә киртә була алмаган аңа! Аның тормышы да боевик элементлары кергән маҗаралы фильмга охшаган.



Йокы капчыгындагы төннәр, Нью-Йорктагы волонтерлык, Калифорниянең Беркли университетында белем алу.... – боларның барысы да Бәйсез дәүләтләр берлеге һәм Азия буйлап сәяхәтләрдән башланып киткән. Малайзиядә Ильяга күктерәүләр (небоскреб) түбәләрендә йокларга туры килгән, Көньяк Кореяда кырда эшләгән яки тауларда утын ярган. Аннары аны язмыш Америка Кушма Штатларына илтеп ташлый. Анда ул dirty kids стилендә (поездларда сәяхәт итүче йортсыз-җирсез хиппиларны шулай, дип атыйлар) хәрәкәт итә.

Мин Җир шары буйлап тәпилим...


Аңа – 61 яшь! Ләкин шулай булса да, озын чакрымлы дистанцияләр аны куркытмый. Сергей Лукьянов – спортчы-экстремал, бөтен дөньяны җәяүләп урап чыккан кеше. Аның багажында – 21 ил һәм 30 мең чакрым ара. Арсеналында – Yes һәм No сүзләре, рюкзак, смартфон һәм навигатор гына. Дөнья буйлап сәяхәт итү вакытында 10 пар аяк киеме, 100 парга якын носки туздырган ул. Бер көнгә, ким дигәндә, 50-60 чакрым узган, ачык һава астында йокларга да туры килгән. Сергейның «нуленче чакрымы» Петербургтан башлана. Петербург – Мәскәү – Казахстан – Кытай – Сингапур – Латин Америкасы – маршрут шундый булган. Аның сәяхәт итү рецепты бик гади: пенсия, газировка, туклыклы ризык һәм уңайлы кроссовкалар.

 

Тормыш башлана гына әле!


Син Красноярск шәһәрендә яшәүче Елена Михайловна Ерхова турында ишеткәнең бармы? Ул үзен Лена әби, дип әйтергә сорый. 89 яшькә кадәр яшәп, дөньяда бернәрсә дә күрмәгәнмен, ди ул. Олы яшьтә булса да сәяхәтләрдән баш тарта торган кеше түгел Елена Михайловна. Инде 6 ел дәвамында ул төрле илләргә сәяхәт итә: Чехия, Германия, Вьетнам... Аның илләр коллекциясе көннән-көн тулылана бара. Хәзер социаль челтәрләрдә дә беләләр аны. Лена әби Азиядә булганда, аны рус туристы Катя Папина очрата һәм аның турында бөтен дөньяга яңгырата.

Тел белмәү Лена әби өчен киртә түгел! Ул дөнья буйлап яңа дуслар таба, мотоциклда җилдерә, экзотик ризыклардан да баш тартмый. Лена әбинең тормышы 90 яшендә әле башлана гына!

24 сәгать эчендә өлгерергә!




Өч бала әтисе Адам Лейтон 24 сәгать эчендә 12 илдә булырга өлгерә! Берзаман ул 21 көн эчендә 1500 чакрымны велосипедта узган австралиялеләр турында ишетә. Бу идея Адам Лейтонны шулкадәр илһамландыра ки, аның тормышы да сәяхәт режимына әверелә. Сәяхәтчегә Польшададан Словакиягә барганда гына, йоклау мөмкинлеге була. Хәер, Адам бер рекорд белән генә чикләнми. Аның сәяхәте үзенчәлекле акциягә әйләнә. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларны хәйрия фондына акча күчереп бара.



 

Су буйлап та, һава буйлап та...


Федор Конюховка – диңгез тубыктан. Башта ул ишкәкле көймәдә Тын океанны кичә, аннары һава шарында бөтен дөньяны әйләнеп уза. Беренче тапкыр утыруга карамастан, ул 11 көн эчендә 35 000 чакрым үтә. Кайвакыт һава транспорты җир өстеннән 11 чакрымга күтәрелә. Хәтта самолетлар да бу биеклеккә кадәр күтәрелми икән!

 

 

Ирек култыгына рәхим итегез!


Йөзә торган утраулар төзү, анда яшелчәләр үстерү, йорт тәрәзәсеннән генә балык тоту – боларның барысын да Канадада яшәгән пар башкарып чыккан. Алар, төньяк табигатенә күчеп китеп, үз куышларын Ирек култыгында (бухта Свободы) кора. Күл өстендә өй төзеп, 12 төрле төстәге платформа ясый. Теплицалар булдырып, аларда яшелчәләр утырта, якындагы шарлавыктан эчәргә су алалар, гадәти энергия өчен кояш батареяларын кулланалар. Шулай итеп, хатын белән ир Канада урманында яши, су өстендә агачтан бизәкләр уя, рәсем ясый, кунаклар кабул итә.


Гиннес та хуплый


Кассандра де Пеколь Гиннеслар китабының берьюлы ике рекордына ирешә. Ул – 1,5 ел эчендә 196 илдә булырга өлгергән беренче кыз! Шушы вакыт эчендә Кассандраның дүрт паспортында виза һәм штамплар коллекциясе туплана. Бер илне күрү өчен аңа 2-4 көн кирәк.

 

 
https://www.s7.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев