Логотип Идель
Ачыш

БАШ МИЕ... НИ ЯРАТА?!

Чыгарылыш сыйныф укучылары, студентларның хәзер урак өсте: имтихан тапшыралар. Бу чорда баш миең белән дус булу бигрәк тә мөһим. Ул яхшырак эшләсен һәм иң кирәк вакытта сиңа хыянәт итмәсен өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез:

1) Витаминнар аша. Баш миеңә C, D һәм B төркеме витаминнары хуш килер. Алар баш мие эшчәнлеген 10 % ка яхшырта. С витамины җиләк-җимешләрдә, В чикләвек, көрпә, кузаклыларда, D каймак, бавыр һәм йомыркада күп.

2) Йокла. Ут янып торган бүлмәдә йоклау стресс гормоны кортизол бүленеп чыгуга китерә, болай йоклаганда йокы туймый, аппетит кими, хәлсезлек сизелә. Караңгы һәм җилләтелгән бүлмәдә йоклау йокы баш мие эшчәнлеген 30% ка арттыра.

3) Сәламәтлегеңне тикшертеп тор. Канда шикәр, холестерин күләме нормада булса, баш миең дә дөрес эшли. Аның шулаймы-юкмы икәнлеген белү өчен табибка күренергә кирәк.

4) Баш миеңә күнегүләр ясат. Мәсәлән, тешеңне чистартканда теш щеткаңны язмый торган кулың белән тот; шул ук кулың белән рәсем яса; субтитрлар белән чит ил кинолары кара; жонглерлык ит; таныш маршрутлар урынына яңаларын сайла. Болар барысы да концентрацияне арттыра һәм аналитик сәләтләрне үстерә.

5) Баш миңә ул яраткан деликатесларны тәкъдим ит. Мәсәлән, балык, сыр, зәйтүн мае, сарымсак, банан аша. Алма согы эчсәң, бүдәнә йомыркасы белән сыйлансаң, бигрәк тә яхшы.

6) Музыка тыңла. Көн дә укый башлар алдыннан 20-30 минут Моцарт көйләрен тыңларга мөмкин.

7) Китаплар укы. Китапларны атнага бер төрле юнәлештәгеләрен укы. Китап уку сүзлек запасын арттыра, баш миенең яхшырак эшләвенә булышлык итә.

8) Интеллектуаль уеннар уйна. Шахмат, домино, покер уеннары белән беррәттән «Мафия» кебек уеннар уйнарга да мөмкин.

Имтиханыңа уңышлар теләр идек, аның белән генә булып бетмәс, күү-үү-үп итеп акыл телибез сиңа! ?


Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев