Логотип Идель
Ачыш

БӘХЕТЛЕ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ...

30дан соң җырлап яшәү өчен 15-20 яшьтә нәрсә эшләргә кирәк? Әлеге киңәшләрне бирүчеләрнең үзләренә боларны әйтүче булмаган. Ә синең бөтен тормышың алда! Ялгышма! 

1) Телләр өйрән (инглиз, француз, немец, кытай телләрен). Телләр белгән – илләр белгән.Телләр белү киләчәктә синең бәхетле генә түгел, җитеш тормышта да яшәвеңне тәэмин итәр.

2) Хәтереңне яхшырт, уку тизлегеңне арттыр. Болар барысы да сиңа мәгълүматның күплегеннән акылдан шашмаска ярдәм итәр.

3) Юл куярга өйрән. Бу сыйфат сиңа эшеңдә генә түгел, якыннарың белән аралашканда да нык ярдәм итәр.

4) Дөрес тукланырга тырыш, физик күнегүләр эшләгү иялән – орагнизмың сиңа рәхмәт әйтер. Сәламәтлекне бернинди акчаларга да сатып алып булмаячагын аңла.

5) Үзеңне яңалыкка омтылырга, файдалы әдәбият укырга күнектер.

6) Күңел тартмаган урыннан китәргә күнек. Әгәр кайчан да булса үзең теләмгән урынга укрыга керүеңне, эшлисе килмәннән эштә эшләвеңне аңласаң, калдыр да кит. Яңа башларга беркайчан да соң түгел!

7) Тыныч булырга өйрән. Юкка-барга борчылу мәсьәләне хәл итәргә берничек тә ярдәм итмәячәк.

8) Яхшы яшәү күп акчалы булу дигәнне аңлатмый. Әгәр яратан эшеңне акчасына карамый гына эшләсәң, син үсәчәксең, камилләшәчәксең. Ә тора-бара бу эшнең чын остасы булырсың! Үз эшенең осталары һәрчак югары бәяләнә.

9) Акча тотарга өйрән, аны җыеп бара алырга күнегү шулай ук мөһим.

10) Үзеңнән өлкәннәрне күзәт, тормышларындагы җитешсезлекләрне тап. Нинди сыйфатлар һәм нәрсәләрне эшли белү аларга яхшырак яшәргә ярдәм итәр иде? Боларны аңласаң үз тормышыңда азрак ялыгышырсың.

11) Якыннарыңны, бигрәк тә әти-әниеңне онытма. Вакытның бик тиз узуын исеңнән чыгарма, шуңа да аны кадерле кешеләреңә багышларга тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев