Логотип Идель
Ачыш

ЯЛКЫН: АУ СЕЗОНЫН РОБЕРТ АЧА!

АУ ВАКЫТЫ БАШЛАНДЫ. БЕЗ АЛАРНЫ БЕРӘМ-БЕРӘМ ТАБАБЫЗ. КҮЗӘТӘБЕЗ. ТИКШЕРӘБЕЗ... АННАРЫ ҺОП! КАЧЫП КОТЫЛУ МӨМКИН ТҮГЕЛ. АУ СЕЗОНЫНДА АЛАР ӘЛЕ ШАКТЫЙ АКТИВ, ЯҢАЛЫК БЕЛӘН ТУЛГАН. ҖӘЙ ИСЕ, ЯЛ ЭНЕРГИЯСЕ БӨРКИ. БЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘКЪ ВАКЫТЫ!


Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы бара иде... Быел ул алтынчы тапкыр үтә. Кызыклы-кызыклы укучылар, проект авторлары, фикерле яшьләргә «ау ачтык» без дә... Монда андыйлар шактый. Чаткы эзләнә, бер заман башкаларга сиздерми генә уң яктан төртә:


- Әнә анда пресс-румга Роберт кереп бара, ну теге, «Бездна» проекты авторы. Тотабызмы?


Тоттык. Таныштык. Сезне дә таныштырырга булдык. Яңа дустыбыз – Роберт Потехин, №5 лицей укучысы, унынчы сыйныфта, «Бездна» проекты авторы һәм гаять киң кырлы шәхес. Аның сайты, үзе һәм карашлары сезне дә җәлеп итәр дип уйлыйбыз. Без, мәсәлән, бөтен редакция белән хәзер физикага чумдык, ә проект әле үсә генә башлаган бит...


Роберт, ә нигә шундый «чиксез» исем сайладыгыз?


Чиксез гыйлем чыганагы символы бит аның исеме. Мин үзем шулай күзаллыйм. Кемгә ничектер тагын... Проект интернет-басма итеп эшләнгән һәм ике өлешкә бүленә. Берсе – «Курслар», икенчесе «Журнал» дип атала. Курслар бүлегендә сез төрле галимнәрнең оффлайн дәресләре, лекцияләре белән танышып бара аласыз. Икенчесендә исә төрле кызыклы материаллар, басмалар, китаплар...Мәсәлән, бүгенге көндә физикага караган берничә китап, мәкалә табырга мөмкин. Беләсезме, иң мөһиме, фән белән кызыктыра алу, шуңа да үзебезгә, дусларга «кагылган», уйландырган әйберләрне генә җыеп барабыз.


бездна


Идея каян килеп чыкты?


Лицей җитәкчелегенә рәхмәт, алар безнең барлык башлангычларны да хуплап чыгалар, үсәр өчен мөмкинлекләр тудырып торалар. Монда да шулайрак килеп чыкты. 6 сыйныфта вакытта сайтлар белән кызыксынып киттем. Уку йортының сайтын үз өстемә алырга булдым – бирделәр. Ләкин ул кулланылышлы булып чыкмады, кешеләр гадәттә еду.татар.ру порталы белән эшли бит. Үзгәртеп тору фикере туды. Берничә тапкыр үзгәрттек. Ләкин соңыннан юнәлешне үзгәртергә булдык. Шулай «Бездна»га кадәр үстек. Беләсезме, иң мөһиме, укучыларга кызыклы һәм файдалы әйбер эшләү, шул чакта уңыш үзе эзләп табачак.


Моннан тыш планнар бармы?


Укучылар шундый кызык халык инде, алар кеше кебек кенә тыныч яши белми. Юк-юк, бер минутны да бушка уздырырга ярамый. Безнең бит үз календаребез, үз планнарыбыз, үз кануннарыбыз. Ай исеме буйлап түгел, план үтәлеше буенча яшибез. Быелга кыска метрлы фильм төшерү каралган, киләсе елга – имтиханнар, югары уку йорты. Шул эшләр арасында, әлбәттә, «Бездна» да бар!


План буенча яшисең алайса...


План төзүе җиңел, ә менә аны тормышка ашыру өчен илһам кирәк. Әйе-әйе, төгәл фәннәр өлкәсендә дә илһамсыз булмый. Менә кайчак һоп итә дә, фикер туа, кояш туган кебек, бар тирәлек яктыра. Бер ай эшли алмаган эшеңне ике минутта башкарып чыгасың андый чакта. Кыскасы, илһам – бөек көч!


Бүгенге яшьләр өчен фән кирәкме?


Миңа калса, бүген иң мөһиме – акыл, фикерли белү, төрле темага барган әңгәмәне дәвам иттерә белү сәләте. Безнең проект шундый киң карашлы яшьләргә юнәлтелгән дә инде. Беркем дә сездән тирәнтен җавап көтми, сез бит белгечләр түгел, ләкин иң гади әйберләрне аңлата белүегез шарт. Эрудиция көчле әйбер.


IMG_6254+


Кайсы фәннәр буенча БДИ тапшырачаксың, карар кылдыңмы?


Әлегә уйлыйм. Физика белән информатика арасында сайлый алганым юк. Икесе дә кызыклы. Яраткан фәннәрне сорасагыз, андый фаворитлар юк, миңа барысы да бер тигез дәрәҗәдә кызык. Яратмаган фәнемне дә әйтә алмыйм. БДИ уйландыра, тиздән сорауларыма җавап табармын. Бу җитез заманда тиз уйлый белү мөһим бит, ләкин ашыгырга да ярамый.


Уңышлар сиңа! Яңа проектлар көтеп калабыз.


СПРАВКА




  • Кыскача мәгълүмат:

  • ТУЛЫ ИСЕМЕ: Роберт Наил улы Потехин

  • УКУ ЙОРТЫ: МБОУ «Лицей №5», 10 класс

  • ТУГАН КӨНЕ: 10.02.2000

  • ТУГАН ШӘҺӘРЕ: Яр Чаллы

  • ГАИЛӘДӘ: Гаиләдә олы бала, энекәше һәм сеңелкәше бар

  • ПРОЕКТЫ: Бездна порталы, сылтамасы - http://licey5.edusite.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев