Логотип Идель
Ачыш

АЙДАР ӘХМӘДИЕВ: "МИН СЫТЫК ЛИМОН ТҮГЕЛ!"

 

“Телләр белгән илләр гизгән” мәкале аның турында түгел. Илләр гизә башлаганда ул телләр белмәгән! Һинд һәәә-әә-әәм Голливуд киносында төшкән татар егете Айдар Әхмәдиев менә нәрсәләр сөйләде.

 




Исеме: Айдар Әхмәдиев

Туган җире, хәзер яши: Казан

Туган көне: 8.09.1987

Белгән телләре: татар, рус, гарәп, инглиз, малай, бераз һинд һәм бенгал телләре.

Белеме: КГФЭИ, РИУ

Кызыксынулары: театр, кино, әдәбият, музыка, сәяхәтләр.

Булган илләре: Һиндстан, Малайзия, Бангладеш, Шри-Ланка, Вьетнам, Тайланд, Индонезия

Instagram аккаунты: @aidarahmadiev




 

“Ир-ат “нормальный” һөнәр алырга тиеш!”

“Кечкенәдән телләр өйрәнүгә сәләтем бар иде, тәрҗемәче буласым килде. Тик әти-әни: “Син – егет кеше, җитди һөнәр сайларга кирәк!” – диде дә, финанслар институтына укырга кердем. 18 яшемдә Ислам дине белән кызыксынып китеп, Россия Ислам университетына барым эләктем. Гарәп телен яхшы гына өйрәнеп, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә башладым. РИУны бетереп йөргән көннәрдә Малайзиягә магистратурага укырга керергә тәкъдим иттеләр. Тоттым да китеп бардым. Дөресен генә әйткәндә, анда үз-үземне эзләргә чыгып киткән идем – тапмадым. Тик үз кыйбламның кай тарафта икәнлеген аңлый башладым кебек”.



 

“Фил баласыдай йөрдем”

“Малайзиягә чыгып киткәндә ул ил турында бер мәгълүматым да юк иде. Интернеттан махсус укымадым. Үз күзләрем күрәсем, үз күңелем белән ачасым килде. Ә инглизчәне бөтенләй сукаламый идем. Өчәү идек, арабыздан бер кеше генә инглизчә сөйләшә. Әнә шул дустыбызга фил баласы әнисенә ябышып йөргән кебек тагылып йөрдек. Бу хәл озак дәвам итмәде, университетка керер алдыннна инглиз теле көллиятендә тел өйрәндем. Өч ай дигәндә сөйләшә дә башладым. Аннан инде Малайзиянең Халыкара Ислам университетына “Ислам банкингы” юнәлеше буенча укырга кердем. Башта әйбәт кенә укып киттек. Тора-бара күңелем кайта башлады. Теория күп, практика аз, фәннәр кабатлана. Иң ошамаганы: дәрестә студент белән әңгәмә адып барылмый. Университет мәктәп түгел бит ул, биредә мөгаллим генә сөйләргә тиеш түгел. Оксфордтан килгән укытучының дәресләре күңелгә хуш килгән иде менә. Кызыклы бәхәсләр оештыра. Алар вакытында безнең аргументлар көчлерәк булып, үзе җиңелә иде. Җиңелгәненә сөенә!”

 

Айдар ачкан Малайзия һәм Һиндстан

– Малайзиягә килеп төштек шулай: безне каршы алучы юк. Аннан соң ачыкланганча, бәйрәм көне икән. Малайзия иң күп бәйрәм көннәре булган илдер, мөгаен. Анда хәтта патша, премьер-министрларның туган көннәрендә дә ял итәләр.

– Малай халкы – шундый “душка”лар! Берәрсен ялгыш этәсең икән, ул кеше синнән үзе беренче гафу үтенә. Конфликтларны сөймиләр, алардан качарга тырышалар. Малайзиялеләр белән берәр нәрсә эшләргә уйласаң, ярты көнең узып китә. Биии-ии-иик акрын кешеләр. Милли биюләрендә дә чагыла ул.

– Һиндстанда сыерларның юл уртасында ятуы дөрес. Аларга тырнак очы белән дә кагылырга ярамый. Корбанга сыер чалган кешеләрне килеп үтереп киткән очраклар да бар. Бакчаңа керсәләр дә бер нәрсә дә эшләтә алмыйсың. Таптап чыгып киткәннәрен карап торасың инде.

– Һиндстанда хатын-кызлар бары тик милли киемнән йөри, ир-атлар аның кадәр үк түгел. Бездә шулай калфак, чулпылардан йөрсәләр ничек шәп булыр иде!”



 

Айдар – сытык лимон

“Малайзиядә студентлар сирәк эшли. Аларның төп эше уку дип санала. Үзем алай дип тормадым: хезмәт юлымны кафеда коймак пешерүдән башладым. Анннан копирайтер булдым. Офиста эшләү дәвамында үземне сытылган, согы сыгылган лимон кебек хис итә идем. Өйгә кайтасың да, түшәмгә карап ятасың. Вакыт та бар кебек, хәл юк. Ә минем бит музыка, китап язасым, укыйсым, яшисем дә килә! Шул рәвешле офис эшеннән китеп, тәрҗемә эшенә алындым”.



 

Айдар Голливуд киносында!

– Студентларның кинода “массовкалар”да төшеп йөргәнен ишетеп алдым. Кино төшерүчеләрнең контактларын табып, кастингка бардым. Ә мине хәтта кертмәделәр дә. “Бик яшь күренәсең, – диләр, – безгә 30 яшьлек кеше кирәк”. Мин исә күз алларында паспортымны болгап: “Менә, миңа 30 яшь бит инде”, – дим (көлә). “Ярый, “массовка”да төшәрсең”, – диделәр аннан.

Ул көн җитте, ә боларның полиция хезмәткәрен уйный торган артистлары килмәгән. 8-9 егет арасыннан сайлап алып, тоттылар да мине шул рольгә куйдылар. Әзерләнергә вакыт та булмады, берничә минут эчендә сүзләрне өйрәнеп төшәргә туры килде.

https://www.youtube.com/watch?v=CfLCQ7UV7JE

Һиндларның кино төшерү процессы таркау уза: шунда ук сценарий язалар, ул арада төшерә башлыйлар. Ә менә Голливудлар бөтенләй башка: тыныч, әзерлекле. “Массовка”да 120 кеше, һәрберсенең роле бар. Кая барып бәрелергә белми йөрмисең, һәр нәрсә саналган, бүленгән. Актерлар үз урыннарынын белә: идәнгә махсус тамгалар куелган. Безнең акча белән көненә 3500-4000 түләделәр әлеге эш өчен.

 

“Татарча сөйләшү татарлык түгел әле”

– Оренбург өлкәсенән бер татар егетен беләм. Ул үзенең татар булуы белән чын күңелдән горурлана, әмма татарча сөйләшми. Татарлык ул тел белү генә түгел.

Һиндстанда, мәсәлән, йөздән артык тел һәм милләт яши. Көньяк Һиндстан халкы Төньякны бөтенләй аңламаска мөмкин. Һинд – дәүләт теле. Шуңа карамастан, һәр штат үз телен кайгыртып яши. Пәнҗаб штатында булганда бер гаиләдә яшәдем. Аларда мәктәптә пәнҗаб телен уку мәҗбүри, әлеге штатта яшәргә телисең икән, телне белү шарт, юк икән, дәүләт оешмаларына эшкә урнаша алмыйсың. Бездә дәүләт телгә игътибар итми, татар телен куллану өчен мөмкинлек юк. Әгәр ул мөмкинлек булса, өйрәнерләр, өйрәнми булдыра алмаслар иде.



Айдар Казанда

– Сәяхәткә чыгар алдыннан һәр кеше әллә ниләр өмет итә. Алтын рудниклар эзлисең, тапмыйсың, әмма барыбер баеп кайтасың. Сәяхәттән соң мин бик күп стереотиплардан арындым, дөньяны ничек бар, шул килеш кабул итәргә өйрәндем. Йөргән җирләремдә тормыш бик контарстлы. Тик мин ярлы тормышта яшәүче кешеләр дә бәхетле була ала икән, дигән нәтиҗәгә килеп кайттым.

7 ел чит илдә яшәү дәвамында Казанда өч кенә тапкыр булдым. Быел визамны яңартырга дип кайткан идем, калырга карар кылдым. Яратып  яшәгән урыныңны калдыра аласың икән, син ирекле. Әлегә миңа биредә рәхәт. Әти-әнием янында буласым килә. Иҗат, сәнгать һәм, әлбәттә инде, татар мохитен бик сагындым.



Казанга килеп төшкән көннәрдә татарча кыска җөмләләр белән генә сөйләшә идем. Без – һәвәскәр тарафыннан яшь режиссер Әминә Миндирова җитәкчелегндә куелган Илгиз Зәйнивнең “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектаклендә катнашу телемне чарлады. Бүгенге көндә “Кахексия” дигән сәер исемле рус киносында төшеп йөрим. Тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнәм, рус телендә татар кешеләре турында китап язам. Сәяхәтләрем турында да язарга исәбем бар.
"Башка бер мәдәниятне шундагы берәр гаилә белән ашап-эчеп, алар кебек киенеп кенә аңлап була. Ә безнекеләр чит илгә барып бассейн янында яталар да, “шунда-шунда булдым” дип кайтып сөйлиләр. Һәр кешегә чит илдә яшәп кайтырга киңәш итәм. Ял итәргә түгел, ә ЯШӘРГӘ. Ул күзаллауны киңәйтә. Бу тәҗрибәне бернинди Интернет, китаптан да алып булмый" .

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев