Логотип Идель
Ачыш

28 ФЕВРАЛЬ, 29 ФЕВРАЛЬ...

Бүген – 28 февраль, кышның соңгы көне. Быел кәбисә елы түгел, шунлыктан февраль аенда 29 көннән килми. Кәбисә елы, 29 февраль турында тулырак әлеге язманы укып белә аласың. 

Кәбисә елы 4 елга бер тапкыр килә. Башкалардан төп аермасы шунда: мондый елда 365 урынына 366 көн була. Өстәмә көн февраль аенда килеп кушыла, шунлыктан февральдә 29 көн килеп чыга.

Ни өчен 4 елга бер тапкыр мондый көн өстәргә кирәк соң? Җир шарына ел дәвамында кояш тирәли әйләнеп чыгар өчен 365көннән бераз артыграк вакыт таләп ителә. Төгәл итеп әйткәндә – 365 көн, 5 сәгать, 48 минут һәм 46 секунд. Шуңа күрә шушы вакытны куып тотар өчен 4 елга тагын бер көн өстәргә туры килә.

Кайчандыр бер елда 355 көн генә була, шуңа күрә ике елга бер мәртәбә торган өстәмә көн генә түгел, 22 көннән торган ай (!)да була. Безнең эрага кадәр 45 елда Юлий Цезарь моны дөрес түгел дип таба һәм Созиген исемле астроном белән берлектә 365 көннән торган Юлиан календарен төзи. Ни өчен тагын бер көн нәкъ менә февраль аена килеп кушыла дисеңме? Бу заманнарда Рим календарендә әлеге ай соңгы ай була.

XX һәм XXI гасырларда кәбисә еллары: 
1904, 1908, 1912, 1916, 1920, 1924, 1928, 1932, 1936, 1940, 1944, 1948, 1952, 1956, 1960, 1964, 1968, 1972, 1976, 1980, 1984, 1988, 1992, 1996, 2000, 2004, 2008, 2012, 2016, 2020, 2024, 2028, 2032, 2036, 2040, 2044, 2048, 2052, 2056, 2060, 2064, 2068, 2072, 2076, 2080, 2084, 2088, 2092, 2096 




Кәбисә елы турында кызыклы фактлар:


- 29 февраль кызларның егетләргә үзләренә өйләнергә тәкъдим ясый ала торган бердәнбер көннәре булып санала. Әлеге гадәт V гасырда Ирландиядә барлыкка килә. Сәбәбе гади: Изге Бригитта кызларга үзләрен кияүгә чакырганнарын бик озак көтәргә туры килә, дип Изге Патрикка зарлана. Легендага ышансаң, Бригитта шунда ук Патрик каршына тезләнә һәм тәкъдим ясый, тик Патрик барыбер баш тарта. Кызык име? Безгә кызык, Бригиттага гына ул чакта күңелле булмагандыр.

Имеш-мимешләргә колак салсак, Даниядә ир-ат хатын-кызның тәкъдименнән баш тартса, аңа 12 пар перчатка, ә Финляндиядә итәк өчен тукыма бүләк итәргә тиеш була.

- Берәүләр тәкъдим ясаса, икенчеләр әлеге елны гаилә кору өчен уңышсыз ел дип саный. Мәсәлән, Грециядә һәр 5нче пар кәбисә елында өйләнешүдән баш тарта икән.

Грециягә китәсе юк, үзебездә дә нәкъ шул хәл күзәтелә: кәбисә елында гаилә корырга теләүчеләр саны кисәк кими.

- Күз алдыңа китер: син кәбисә елының 29 февралендә тугансың ди. Туган көнеңне 4 елга бер мәртәбә генә үткәрәсең булып чыгамы инде хәзер? Беренчедән, 29 февральдә туу ихтималы 1гә 1461не генә тәшкил итә. Икенчедән, әгәр дә сиңа шушы көндә туарга туры килсә, синең туган көнеңне автомат рәвештә 28 феврль яки 1 март дип (төрле ирлдә төрлечә) язалар.

- АКШтагы Энтони шәһәрендә ел да 29 февральдә туган кешеләр фестивале билгеләп үтелә, бирегә бөтен дөньядан бу көнне туучылар җыела.

- Бер гаиләдә өч буын кеше 29 февральдә дөньяга килә. Питер Энтони Кео 1940елның 29 февралендә, аның улы Питер Эрик 1964 елның 29 февралендә, ә оныгы Бетани Уэлс 1996 елның 29 февралендә туа.

Торышыңдагы барлык еллар да сиңа бәхет һәм шатлыклар гына алып килсен! ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев