Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ЗИННӘТОВ СӘЙДӘШ

14 декабря 2020, 13:56
612
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

...Камилә бик борчылды, төне буе уйланып, үкенеп чыкты. Инде йоклап китәм дигәндә генә әнисе уятырга керде. Кызының елап беткән күзләрен күреп куркып калды.

– Әллә авырыйсыңмы балам, - диде әнисе борчылып, кызының барлык авыруларын үзенә алырга әзер иде ул.

– Камиләнең әйе,- дип кенә котыласы килгән иде дә... Мәктәпкә дә барасы булмас иде, ләкин әнисе кызганыч кебек тоелды. Бердәнбер, иң кадерле кешесе -  әнисен алдарга көче җитмәде.

– Юк, әнием, болай гына, -  дигән булды, ләкин әнисен бу җавап кына канәгатьләндерә аламы соң инде, һәр нәрсәнең төбенә төшеп белешмәсә Камиләнең әнисе буламы соң бу, матур апа?!

Камилә ашыга-ашыга, әнисенә күтәрелеп тә карамый гына үзенең Алмазга гашыйк булганын, беренче адымны үзе ясавын һәм менә хәзер бик үкенгәнен сөйләп бирде.

Әнисенең: «Нинди ярату ул, уку турында уйларга кирәк, кызым-йолдызым, егетләр артыннан йөгерү бер дә килешми»,  - дип ачулануын көткән Камилә, аптырап калды.

– Кызым, аңлыйм хәлеңне, мин дә яратуым турында әтиеңә беренче булып әйткән идем. 9 сыйныфта укый идек.  Безне колхозга бәрәңге алырга җибәрделәр. Мин башкаларга караганда кечкенә дә, ябык та идем. Ә әтиең гел минем кырымда эшләде. Әле чиләгемне бушата, әле капчык авызын тотып тора, соңга кала башласам миңа бәрәңге чүпләшергә дә булыша. Мине ошатканын сизәм, ләкин әйтергә кыймый. Иптәш кызларым да, ул сине ярата диләр. Бәрәңге эшләре бетте, ә әтиең һаман бер ни әйтми, кирәк чакта миңа булышып, гел кырымда йөри. Ул бик яхшы чаңгычы иде, район данын яклау өчен республика конкурсына әзерләнеп йөргәндә, аягын имгәтте. Ярышта катнаша алмаганына бик борчыла, бер кем белән сөйләшми, - диләр дуслары. Беркөнне аның иң якын дусты Азат абыең минем янга килде дә,: «Мансурга бик авыр бит, хәлен белергә бар әле, бәлки синең белән сөйләшер»,- диде. Мин кызарып чыктым: «Ничек инде, авылда минем турында ни әйтерләр, кыз башым бит егетләр өенә барып йөрсәм, әни  бик ачуланыр», – дип уйладым. Ә барасым бик килә иде. Бер көнне иптәш кызым белән киттек боларның өенә. Килеп кердем, әтиең миңа борылып та карамый, хәлең ничек дигәнгә дә эндәшми. «Мине кызганырга килдеңмени?» –  дип, ачуымны китереп тора җитмәсә. Мин: «Юк, сине яратам дип әйтергә килдем», – дидем дә чыгып йөгердем. Аннан соң аның янына бүтән  бармадым, мәктәпкә килүен куркып көттем, миңа бик тә оят иде. Аягы озак төзәлде аның.  Бүгенгедәй хәтерлим, 22 май иде, мин дежур көн. Класска иң беренче булып мин киләм, классны ачарга, урындыкларны төшерергә, кабинетны җилләтергә тиешмен. Ашыгып килеп керсәм, мин утыра торган партада ап-ак сирень чәчәкләре ята. Белдем кемнеке икәнен, ут кебек кызардым, йөрәгем чыгып китәрдәй булып типте. Чәчәкләрне сулы банкага утыртып, укытучы өстәленә куйдым. Башка укычлар белән бергә класска әтиең дә керде. Аңа күтәрелеп тә карамадым. Укытучы үз өстәлендәге ап-ак чәчәкләрнне күреп, бик сөенде, кемнеке дип тә сорамады, үзенә матур иртә бүләк иткән өчен мине мактады. Мин елмаеп әтиеңә карадым, ул да күз кысты. Бу безнең беренче, уртак серебез иде. Әтиең бер тапкыр да яратам димәде, аның елмаеп каравы, миңа булышуын мин ярату дип аңладым кызым. Уйла. Чын ярату ул – матур сүзләр түгел, сине аңлап, сине кадерләп яшәүче парыңны дөрес сайлый белү, – диде әнисе. «Әнием, миңа синең белән сөйләшкәч, ничек җиңел булып китте. Рәхмәт сиңа! Мин Алмазга аны ошатуымны әйтеп һич ялгышмаганмын икән бит, ул нәкъ минем әтием кебек булачак», – Камилә әнисен кочаклап үпте дә, кош тоткандай канатланып, үзенең дөреслегенә ышанып мәктәбенә китте.

Зиннәтов Сәйдәш 7 В сыйныфы укучысы «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы

Нет комментариев