Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

НОТФУЛЛИНА АЙСЫЛУ

14 декабря 2020, 13:27
577
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Ул шундый уйлар белән йоклап киткән сизми дә калды.

Иртән Камиләне кояш нурлары иркәкәләп уятты. Мәктәпкә барасы булмаса, ул әле озак иркәләнеп ятар иде. Шулчак, Камиләнең кичәге хәлләре исенә килеп төшеп йөрәге “жу” итеп китте. Эх, кичәге көнне кире кайтарып булса, ул хатны Алмазга язмас иде.

Әнисенең аш бүлмәсеннән “Кызым, соңга каласың, әйдә ашап ал да, мәктәпкә бар”,- дигән сүзләре Камиләне әлеге уйларыннан айнытып җибәрде. 

Әнисенең бүлмәсеннән: “Кызым, соңга каласың, әйдә, ашап ал да, мәктәпкә бар” -дигән сүзләре Камиләне  әлеге уйларыннан  айнытып  җибәрде.

«Әни синең белән сереңне уртаклашырга мөмкинме? – диде Камилә.

Әнисенә хәлне сөйләп бетергәч, җиңел сулап, ял итте. Камиләгә әнисе үзенең төпле киңәшләрен бирде.

Юл буе бу хәләр кызның башынан  чыкмады. Мәктәпкә килгәч, Камилә Алмазның бу хәбәрне укымыячагына өметләнгән иде. Укытучы балаларны яңа укучы Ирек белән таныштырды. Камилә аңа беренче күрүгә гашыйк булды.  Ирек Камиләнең аңа гашыйк булуын сизде. Тик ул үзе аңа карамады. Шулай бервакыт, Камилә мәктәптән өйгә кайтып барганда, көчле итеп яңгыр ява башлады. Кызганычка каршы, кулчатырын ул үзе  белән алмаган иде. Нәрсә эшләргә белмичә, аптырап, яңгыр астында басып торганда, Ирек пәйда булды. Аңа кыз кызганыч иде һәм ул үзенең кулчатырын сузды: 

– Камилә, миңа ничек каравыңны  күрдем ..., кыскасы, менә сиңа кулчатыр, диде .

Бу сүзләрдән соң Камилә бик оялды. Ләкин ул халәтән Иреккә сиздермәскә тырышты. Алар бергә өйгә кайтып киттеләр. Ирекнең камиләләрдән бик ерак  яшәмәве ачыклангач, кыз бик шатланды. 

Ирек аңа :

– Әйдә бергә кайта торган булабыз, үземә генә күңелсез, ә икәүләп кызыграк булыр, дигәч кызның шатлыгы эченә сыймады .

– Биш ел дәвамында алар шулай дус булып йөрделәр. Мәктәпне бетереп, югары уку йортына кергәч тә, аларның дуслыгы дәвам итте...

«Адымнар Алабуга» мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нотфуллина Айсылу Азат кызы 

Нет комментариев