Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

НИГМАТУЛЛИНА ЭВИЛИНА

14 декабря 2020, 13:49
597
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Камилә иртәнге якта гына йоклап  китте. Сыйныфка кергәч Алмазны күрмәде. Үзенең соңгы партысына утырды да, үз-үзене  еларга тотынды…

Класс  җитәкчесе  классны утырта башлады.Камилә үзенең уйлауна шундый нык кереп киткән иде, хәтта Алмазның утырганын да күрмәде.

Камилә Алмазны күргәч, паникага бирелде «Ул нәрсә әйтер? Көләрме?». Әмма ул бер нәрсәдә әйтмәде, кесәдән телефонын чыгарды да ниндидер уен уйный башлады. Көне буе малай Камиләгә игътибар итмәде...

Менә яллар килеп җитте . Камилә Алмазга бүләк әзерләргә уйлады  һәм торт  пешерергә булды . Көне буе ул аш бүлмәсендә «кайнады». Аңа хәтта тортны ике тапкыр яңадан пешерергә туры килде.

Ниһаять торт әзер. Камилә аны матур зәңгәр кәгазьгә  төрде дә, шатланып йокларга ятты.

Икенче көнне мәктәптә:

– Сәлам, Алмаз!

Алмаз бер сүз дә җавап бирмәде .

Камилә:

– Мин торт пешердем, авыз итәсең килмиме ? – дип сорады да, җавап ишетмәгәч, Алмазга биреп йөгереп китте. Алмаз бер тортка, бер Камиләгә карап калды.

Дәресләр беткәч, Камилә үз уйларына батып, Алмаз тортны авыз иттеме икән дигән уйлар белән кайтып барганда, аның күзе урамдагы  чүп савытына төште! Анда ниндидер таныш кәгазь күренде. Якынрак килеп караса, чыннан  да Камилә пешергэн торт ята! Камиллә артында мыскыллы көлү ишетеп борылып караганда, Алмаз дуслары  белән көлеп басып тора иде.

Алмаз:

– Мин баллы ашамыйм -диде  дә  көлеп китеп барды.

Шул вакыт Алмазның дуслары арасыннан берсе:

– Тортың тәмле булмады , кремы күп булган, –  дип көлеп җибәрде.

Камилә елый-елый йөгереп китте. Елаган  вакытта аның янына  бер малай килде.

– Син нигә елап утырасың?

Кыз бар хәлне сөйләде. Малай аңа:

– Ярар елама , тор әле , киттек минем белән, дип малай аны каядыр алып китте.

Алар столовыйга килгәннәр иде. Малай аны урындыкка утыртты,үзе каядыр китте. Кызга бу гаҗәп күренде. НиҺаять малай күренде, ул үзе белән ике кисәк торт, һәм кофе алып килгән иде. Алар озак итеп сөйләшеп утырдылар. Яңа танышкан малайның исеме  Адель икән. Ул бик игелекле һәм  күңелле  кеше булып чыкты. Шул вакыттан алар шәп дусларга әверелделәр.

«Адымнар Алабуга» мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нигматуллина Эвилина Нияз кызы

Нет комментариев