Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

КЫЮЛЫК – ЯРТЫ БӘХЕТ

11 декабря 2020, 17:43
645
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Сәгать төнге унике җиткән инде, йокларга кирәк. Камилә шул ярату турында уйлап, әкрен генә йокыга китә.

Будильник тавышыннан уянып китте, әзерләнде, җыенып,мәктәпкә китте. Сыйныф ишеге алдына басып уйланып торды. Башыннан һаман да шул уйлар китмәде. Курку, оялу. – Алмаз нәрсә дип әйтер икән, бәлки ул миннән көләр, бетте бит баш. Камилә әкрен генә сыйныфның ишеген ачты һәм андаАлмазны һәм сыйныфташларын күрде.

– Сәлам! – дип елмаеп эндәшә аңа Алмаз.  – Хәлләрең ничек? Камилә  калтыраган тавышы белән:

– Сәлам, яхшы, үзеңнеке ничек?” – диде. Алмаз елмаеп: ” Яхшы” дип җавап бирде. Дәрескә звонок  булды һәм сыйныфка укытучы апа керде. Балалар торып бастылар һәм исәнләштеләр. Дәрес башлана. Үтә бер дәрес, икенче, ләкин Алмаз әле бүтән бернәрсә әйтмәде. Дәресләр тәмамлангач, Камилә дус кызлары белән өенә кайтып китте. Яңадан кичәге язган хаты башыннан чыкмады. Бүген дә Алмаз белән аңлаша алмады.

Дәресләрен хәзерләп бетергәч, ноутбукны ачты. Алмаз һәм Вәли язганнар. Вәли  рус теленнән өй эшен сораган.  Камилә, курка-курка гына икенче сообщениегә керде. Алмаз көлгән смайлик җибәргән. – Нәрсә соң инде Алмаз мине яратмый булып чыгамы?  Ул нишләп бер сүз дә язмаган? Моны ничек аңларга?

Кич тиз үтеп китте. Камилә мең төрле сораулары белән  йокларга ятты.

Икенче көнне Алмаз аңардан:

– Мин җибәргән смайликны күрдеңме? – дип сорады.

– Әйе, ләкин ул нәрсә аңлата соң? Син миннән көлдеңме?

Алмаз аның янына килә дә пышылдый:

– Мин дә сине яратам!

– Камиләнең  бите кып-кызыл булып чыга.

Шулай итеп, еллар үтә. Алмаз белән Камилә башта мәктәпне, аннары училище тәмамлыйлар. Бер-берсенә аерылмаска вәгъдәләр бирешәләр. Бик матур туйлары булып уза. Бик сөйкемле Мәликә исемле кызлары туа.

Шириязданова Алинә – Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Нет комментариев