Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

КЫЮ АДЫМ

11 декабря 2020, 17:48
596
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Бүген интернетка кермим дигән Камиләнең, әлбәттә, сабырлыгы җитмәде. Аякларының ноутбукка атлаганын сизми дә калды кыз. Алмаз интернет челтәренә кергән. Хат укылган. Һәм... Тынлык... Егеттән җавап юк. Шушы  вакытта кыз үзен генә түгел, егетне дә мең кабат ачуланып, мең кабат аның урынына үзен куеп карый. "Егет булып, ичмасам, бер сүз яза алыр иде", дигән уйга "шаяру гына дип кабул иткәндер әле", - дигән карарга килде.

Әлбәттә, бу көнне егетнең дә күзенә йокы кермәде. Кызга хисләрен аңлатырга нинди мөмкинчелек бирде Камилә. Башында нинди генә уй юк... "Менә иртәгә күрәм дә, ничек бар - шулай әйтәм дә бирәм",- дип кыюланды егет.

Иртә. Мәктәпкә бармый калырга нинди генә сәбәп эзләсә дә, уңышсыз чыга Камиләнең. Теләмичә генә кыз мәктәпкә  атлый. Бу вакытта ни кичергәнен ул үзе генә белә. Менә ул сыйныфка керер дә... Ни булыр соң?

Кыз сыйныф бүлмәсенә кергәндә , инде барысы да диярлек килгән иде. Бер Алмаз гына күренми. Озак та үтми, Алмаз килеп керә. Көн гадәттәгечә үтә. Камилә көне буе Алмазның йөзенә карарга оялып йөри. Алмаз да Камилә белән сөйләшергә сәбәп эзләми. Кыз, эчтән янып, йөзенә борчылуын чыгармаса да, Алмазның йөзендә үзгә җитдилек, уйчанлык сизелде бу көннәрдә.

Соңгы дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырый. Көне буе сөйләшергә уңайлы вакыт таба алмый йөргән Алмаз да, үзенең гамәлләре өчен мең кат үкенергә өлгергән Камилә дә кайтырга чыгалар. Барысы таралып беткәч, Алмаз Камилә янына килә.

-Камилә, тукта, - дип, үзенә эндәшкән тавышны ишеткәч, кыз ни сөенергә, ни көенергә белми.

-Синең хатыңны укыдым... хисләрем җаваплы...

Кызның өстенә кайнар су сипкәндәй була. Ә бит инде ул Алмаздан бу сүзләрне ишетермен дип уйламый иде.

Кыз торган өйнең капкасына килеп җиткәнен, көннең кичкә авышканын сизми дә кала Алмаз белән Камилә. Сөйләшер сүзләре дә, уртак уйлары да җитәрлек була.

Шулай итеп, кызның беренче сүз башлавы, аның кыюлыгы-бер-берсен ошатып йөргән үсмерләрнең кавышуларына сәбәп була.

Ә егеткә килгәндә,аның кызга карата булган хисләрен аңлатмау кыюсызлык нәтиҗәсе түгел,ә үзенең эчендә барган билгесезлектән юл таба алмавы була.Ул Камилә турында озак уйлана һәм аны үпкәләтүдән, авыр хәлдә

Мәдинә Сәләхиева – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Нет комментариев