Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ҖИМЕРЕЛГӘН ХЫЯЛ

11 декабря 2020, 17:46
621
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Яраткан кешең белән һәр көн мәктәптә күрешү, әле, җитмәсә, бер сыйныфта уку, үзенә күрә бер сынау инде ул, егетләр. Үзеңнең хисләреңә хуҗа булып сөйләшергә дә кирәк бит әле, ә күз карашлары бергә-бер очрашса, йөрәк «дөп» итеп куя.

Камилә бу көннең җитүен күпме генә теләмәсә дә, ул килеп җитте. Бүген аның, бәлки, бөтен киләчәге хәл ителәдер.

Менә дәресләр дә башланып китте. Алмаз белән Камилә бүген нигәдер бик сәерләр. Башка көннәрдәге шикелле сөйләшеп тә, дәрес вакытында рәхәтләнеп көлешеп тә утырмыйлар. Вакыт узган саен, алар арасындагы киеренкелек артканнан-арта. Хәтта бер-берсенә карарга да куркалар сыман. «Сүзләремне менә шулай җавапсыз калдырыр микәнни?» дип уйлады Камилә.

Өченче дәрес тә узып китте. Озын тәнәфес... Менә тар гына коридор буйлап бер-берсенә  кара-каршы Камилә белән Алмаз килә. Коридор әллә ни озын булмаса да, Камиләгә бу ара мәңге бетмәс кебек тоелды... Бер, ике, өч... Камилә ни күрсен, Алмаз кулларын як-якка җәеп, “кил эле монда, матурым, кочаклап алыйм” дигән сыман кызның күзенә туп-туры карап килә. Бу вакытта Камиләнең өстеннән тау төшкән кебек булды. Шушы мизгелдә Камиләдән дә бәхетлерәк кеше юк иде бу дөньяда! Инде Алмазның кочагына чумам дигәндә генә... егет Камиләне узып китеп, аның артыннан баручы кызны кочаклап алды.

Шушы көннән башлап Камилә өчен яшәүнең мәгънәсе калмады кебек. Ул төннәрен елап үткәрде. Алмазның шундый җансыз һәм намуссыз була алуын күз алдына да китермәде шул. Оялмыйча, туры күзенә карап, Камиләдән көлеп, аны мыскыллап, аның хисләрен таптап ташлады бит егет.

«Юк! Яшәү дәвам итә. Кызны әле  алда бик күп матур көннәр көтә. Беренче кыенлыктан ук сыгылып төшәргә ярамый.» Кыз үзен шулай юатты.

Әгъзәмов Инсаф – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Нет комментариев