Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ГАЛЯУТДИНОВА ДИНӘ

14 декабря 2020, 13:12
608
0
0

Логин. Пароль. ВКонтакте.”10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың да бетте бит инде. Берни дә булмый.”

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим, әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән ВКга кермим. Нәрсә була-шул була, - дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

…Иртә белән Камилә, күзен ачкач ук, телефонына үрелде.  Иң беренче эш итеп ВКонтакте сайтына керде.  Алмазга җибәргән смска җавап  килмәгән иде.  Шунысы билгеле: Алмаз хәбәрне укыган, ләкин җавап язмаган.  Камиләнең кәефе төште.  Эченнән: “Эх, Алмаз, ник язмадың икән соң син? Әллә Нәзирәне яратасың инде?” – дип уйлап куйды.  Алмаз аның якын дустым Нәзирә белән очраша иде. Моңа карамастан, Камилә Алмазны бик нык ошатып йөрде. Алмазда да үзенә карата шундый хисләр бардыр дип үзен ышандырды.

Шул уйлар белән йөри-йөри, Камилә тиз генә җыенды да мәктәпкә китте. Мәктәп ишеген ачып керүгә үк Алмаз белән очрашты. Камилә дә, Алмаз да күзләрен аска төшереп узышып киттеләр.  Тәнәфестә Камилә белән Нәзирә, гадәттәгечә, серләшеп утырдылар. Нәзирә гел шул Алмаз турында сөйләде, аны ничек кенә мактап бетермәде.  Камиләгә шундый кыен иде. Ул ике ут арасында калган кебек булды: берсе – якын дусты, икенчесе – ошатып йөргән кешесе...

Икенче тәнәфестә Камилә, Нәзирә сизмәгәндә, аның телефонын алды, Алмазга хәбәр язарга булды.

– Алмаз! Безгә очрашырга кирәк. Бүген сәгать 3 тә китапханәдә очрашып сөйләшик эле.

Ун минут та үтмәде, Алмаздан җавап килде:

– Ярар, очрашырбыз.

Камиләгә бүген вакыт бик озак бара кебек тоелды. Көчкә-көчкә сәгать өч тулганын көтте дә китапханәгә йөгерде. Анда инде Алмаз басып тора иде. Алмаз эшнең нидә икәнен шунда ук абайлап алды.  Камилә килеп җитүгә, ул вакытны сузмады, әйтеп салды:

– Камилә! Мин Нәзирәне яратам! Бары тик аның белән генә буласым килә. Гафу ит!

Җир ярылса, Камилә шунда төшеп китәргә әзер иде. Йөрәге дә дөп –дөп тибәргә тотынды. Тораташтай катып калган кызны китапханәченең тавышы аңына китерде:

– Камилә, сиңа ни булды? Йөзләрең агарган, авырмыйсыңдыр?

– Юк, юк, бернәрсә булмады, башым гына бераз әйләнеп китте. Мин өйгә кайтам!

Бу вакыйгадан соң, бер атна вакыт узды. Ул Камилә белән дә, Алмаз белән дә очрашмаска тырышты.  Нәзирә, баребер вакытын табып, Камилә белән аңлашты. Үзенең Алмазны яратуын белдерде.

Бу хәлләрдән соң бер ел вакыт та узып китте. Нәзирә белән Алмаз арасыннан кара песи уздымени, алар бер-берсен күрәлмый башладылар. Алмаз да Камиләгә елмаеп карый башлады. Дуслашырга кирәклегенә ишәрәләвен сиздерде. Камиләнең Алмазга карата хисләре суынган иде инде. Ул бары тик:

– Алмаз! Чын мәхәббәт беркайчан да өзелми ул! Димәк, син чын сөю дигән хисне белмисең! Минем белән дә шулай булыр,”- дип кенә әйтә алды.

Галяутдинова Дилә Фәнис кызы, Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы класс укучысы.

Нет комментариев