Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

ГАЛИМҖАНОВА АЗАЛИЯ

14 декабря 2020, 10:16
583
0
0

Логин. Пароль. ВКонтакте.«10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим, әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән ВКга кермим. Нәрсә була-шул була, - дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Бу төн бик озын булып тоелды Камиләгә. Йөрәгенең иң түрендә урын алган мәхәббәтенә бер адым ясавы аның күңеленә тынгы бирмәде.

Көтеп алынган иртә. Кызның башында мең төрле уйлар... ”Бәлки ул мине дөрес аңламас, бәлки мин өзелеп сөйгән кеше классташларым каршында мине оятка калдырыр...  Юк,юк! Алмаз андый егет түгел. Ул мине аңлар!”

Куллар ноутбукка үрелә...  Камилә, әйдә кыюрак! Бер, ике, өч... Бер мизгел эчендә Камиләнең уй-фикерләре чуала, йөзе агарып китә...  Димәк... Юк-юк, булмас! Тынлык. Кыз үз күзләренә ышанмыйча, Алмаздан килгән хатны кычкырып укый башлый:

– Сәлам, Камилә! Синнән мондый сүзләрне ишетермен дип уйламаган идем... Минем сине рәнҗетәсем дә, йөрәгеңне яралыйсым да килми, тик син мине дөрес аңла! Мин башка кызга гашыйк... Син минем өчен бары дус кына. Үпкәләмә!...

Бүген дәресләргә бармаячагын Камилә төгәл хәл итеп куйган иде инде! Әнисенә дә: ”Хәлем юк”, - дип хәйлә корып куйды.  Ярар, бүген өйдә калдың, ә иртәгә? Камилә үз акылыңа кил...

Бер көн үтте... Икенчесе... Өченчесе... Кыз икенче мәктәпкә күчү карарын кабул итте. Әти-әнисе дә аңа каршы чыкмадылар. Тик классташлары, укытучылары гына бернәрсә дә аңламадылар. Барысы да яхшы иде бит. Алмаз да берни аңлый алмады. Чөнки аның башында да төрле уйлар туды: ”Димәк,  мин беренче мәхәббәтемнән аерылдым... Мин бит Камиләгә беренче күрүдән үк гашыйк булдым... Әллә ул аны сизмәдеме икән?!”

Тукта... Бу нәрсә булып чыга соң инде? Камиләгә хатны кем юллаган?...

Ун ел үтте... Классташлар төрле якка таралыштылар, эшли башладылар. Камилә дә хәзер туган шәһәреннән еракта, Яшел Үзән районында укытучы булып эшли. Алмазга да туган шәһәрендә төпләнеп эшләү бәхете елмаймый. Ул, беренче һәм соңгы мәхәббәте артыннан килгән төсле, Яшел Үзен мәктәбенә хезмәт укытучысы булып эшкә урнаша. Туган якларыннан китсәләр дә, аларның күңелләрендә җавапсыз мәхәббәтләре әле дә саклана иде.

Җомга көн, бөтен мәктәпне яңа укытучы белән танышырга дип җыйдылар. Директор сүз башлады:

– Укучылар, укытучылар таныш булыгыз,  мәктәбебезнең яңа хезмәт дәресе укытучысы - Галиев Алмаз Айдар улы була.

Юк... Бу дөрес түгел... Камилә эченнән курыкса да,  йөзендә елмаю барлыкка килде. Ләкин Алмазга үпкәсе дә юк түгел иде... Алмаз да Камиләне күреп алды һәм барысына да ачыклык кертер өчен аны төшке ашка чакырды.

Табын артында иң беренче сүзне Алмаз башлады:

– Син нигә теге вакытта берни дә аңлатмыйча китеп бардың?

– Син үзең дә бик яхшы беләсең!

– Юк, белмим, аңлаешлырак итеп сөйлә әле.

– Үзеңнең минем хисләремә ничек җавап бирүеңне оныттыңмы? Синнән килгән хатны укыгач , мин мәктәптән китәргә карар кылдым.

– Нинди хат? Нәрсә сөйлисең соң син? Мин сиңа хат язмадым!

– Ничек инде? Аңламадым... Димәк ул хатны икенче берәү язган?

– Шулай булып чыга... Һәм мин ул кешенең кем икәнен дә беләм! Сине үлеп яратучы - минем абыем!

– Айнурмы? Юк инде,  ничек алай?!

– Әйе, әйе Айнур! Ул минем телефонымны алып сиңа хат язган. Чөнки әле күптән тугел генә ул сиңа булган хисләре белән уртаклашты... Аңарчы да, минем алда гаебе булган төсле, янымда бөтерелеп йөри иде. Камилә... Мин сиңа күптәннән әйтергә тели идем инде, ләкин кыюлыгым җитмәде. Сине югалткач кына, яратуымны, синнән башка яши алмавымны төгәл аңладым. Зинһар өчен,  гафу ит мине!

– Алмаз, минем дә сиңа карата булган хисләрем суынмады! Ләкин без күпме вакытыбызны әрәм иттек... Барысын да кире кайтарып булса,  шул вакытта ук синең белән әйбәтләп сөйләшер идем. Тик без абыена ачу сакламаска тиешбез! Ул безнең мәхәббәтебезне ныгытты гына, еллар аша безне сынады. Һәм без бу сынауны үттек! Без аңа рәхмәтле булырга тиеш! Килештекме?

– Килештек!

«Язмышлардан узмыш юк», – диләр. Бу тормышта үз юлыңны таба белү мөһим. Тормыш сикәлтәләрен үтәр өчен, яныңда сөйгән ярың булу кирәк! Алмаз белән Камиләнең мәхәббәт тарихлары әле яңа башлана!

Галимҗанова Азалия Ильнар кызы, Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы класс укучысы.

Нет комментариев