Логотип Идель
Саннар

ИЮНЬ 2022

07 июня 2022 ИЮНЬ 2022

Сәлам! Хәлләрең ничек? Җәйгә аяк басуыбыз котлы булсын! Бу матур айның һәр мизгеле кадерле, шуңа аны рәхәт һәм мәгънәле итеп уздырырга тырышыйк. Ә без сиңа ярдәм итәрбез, чөнки журналның июнь саны инде әзер!

 Июнь саны тышлыгында – лагерьлар тормышын үзенең биш бармагы кебек белүче Арча кызы Айгөл Фәттахова. Ул үзенең ничек «Артек»ка эләгүен, лагерь тормышының серләрен һәм «Сәләт» белән «Артек»ның нәрсәсе белән аерылуы турында сөйләр.

 Бу санда, шулай ук, Г.Кариев театрының яшь артисты Балтач егет Илсаф Нәҗипов белән театр тормышы, кумирлары һәм сәхнәдә сүз онытуның нинди яхшы ягы бар икәнлеге турында сөйләштек.

 «Алтын каләм» – «Ялкын» журналы өчен аеруча кадерле фестиваль. Биредә кайчандыр катнашып, үз тормышын журналистика белән бәйләргә уйлаган кызлар-егетләр белән дә сөйләштек.

 «СЫВӐ-И, ШУПАШКАР: РЕДАКЦИЯ БЕЛӘН ЧУВАШ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ» язмасын укысаң, синдә, һичшиксез, Идел буенда урнашкан бу искиткеч матур шәһәргә бару теләге уяначак.

 Якын дустың гашыйк булган кеше синең күңелеңә ятмаса, нишләргә? Бу турыда психолог белән «Оялчан алма» сәхифәсендә сөйләшербез.

 Студентлар укуның уртасына, ягъни экваторга җиткәндә нинди нәтиҗәләр ясый? Укуга мөнәсәбәте үзгәрәме? Студент үзе сөйли!

 «Маратның бик тә үбешәсе килде.» – Гөлназ Әхмәдиеваның июнь санындагы хикәясе шулай башлана. Ә нәрсә белән тәмамланыр икән, ничек уйлыйсың?

Ә болар язмаларның бер өлеше генә бит әле, июнь санында сине тагын әллә никадәр кызыклы, мавыктыргыч язмалар көтә!