Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2022

05 июля 2022 ИЮЛЬ 2022

Ниһаять, июль! Җәйнең иң кызу чагы, җәйнең кыл уртасы! Без июльнең үзе кебек үк матур, күз явын алырдай сан әзерләдек. Әйдә, таныштырам!

 Июль саны тышлыгында – карате буенча Россия чемпионы, Арча егете Искәндәр Нотфуллин. Ул безгә үзләренең алыштыргысыз тренерлары, бу спорт төрендәге кыенлыклар һәм җиңүләре турында сөйләде.

 Бу сан спортчыларга аеруча бай. Журнал битләрендә сине баскетбол буенча Россия Мәктәп лигасында чемпион калган Кукмара командасы капитаны белән әңгәмә көтә.

 Шулай ук, үзең өчен тагын бер чемпионны ачарсың. Аның исеме – Фәнүзә һәм ул хоккей белән шөгыльләнә. Барлык серләрне ачып бетермибез, калганын үзең күрерсең.

 Бу санда Пушкин картасы ярдәмендә Татарстан районнардагы нинди кызыклы музейларга, концерт залларына кереп булуы турында сөйләрбез.

 Билгесезлектән курку... Моның белән, иманым камил, синең дә очрашканың бардыр. Бу күренешнең төгәл исеме дә бар һәм ул агнософобия дип атала. Шул турыда яздык.

 Дорамалар карарга яратканлагың турында без бик яхшы беләбез, шуңа күрә топ-5 дорама исемлеге әзерләдек. Синең кызыксынуларың белән безнеке кисешерме икән, тикшереп кара әле?

 Туңдырма! Җиләкле, бозлы, шоколадлы... ниндие генә юк! Без редакциядә һәр кешедән нинди туңдырма яратуы турында сораштык. Укып кара әле, бәлки, үзең өчен берәр тәмле яңа туңдырма табарсың.

 Җәйнең әле уртасы гына, ә димәк, син, яки синең танышларың арасында җәйгә акча эшләп алу турында уйлаучылар бардыр. Тик монда мөһим сорау туа: резюмены ничек язарга соң? Борчылма, барысын да үзебез аңлатырбыз!

 Без июнь аенда Актанышта «Бүләк» лагеренда кунак булып кайттык һәм безнең яшь хәбәрчеләребез лагерь тормышыннан кызыклы вакыйгаларны туплап язмалар әзерләделәр, рәхәтләнеп укы!

Болар турында сөйләгәндә, сиңа кызыгып ук куйдым: нинди шәп язмалар көтә сине, әле без барысы турында сөйләмәдек тә! Кыскасы, вакытны сузма, кайнар чагында тәмләп кал!